Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Конституция көне белән котлау

6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан әлкилеләрне муниципаль район башлыгы Александр Никошин котлады: "Хөрмәтле райондашлар! Татарстанның үз Конституциясен кабул итеп, республика үсешендә максатчан юнәлеш билгеләү тарихи мөһим вакыйга булды. Ул туган ягыбыз байлыкларын, икътисадый мөмкинлекләрне күпмилләтле халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләребезне саклау, киләчәгебезне кайгырту мөмкинлеге...

6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан әлкилеләрне муниципаль район башлыгы Александр Никошин котлады:

"Хөрмәтле райондашлар! Татарстанның үз Конституциясен кабул итеп, республика үсешендә максатчан юнәлеш билгеләү тарихи мөһим вакыйга булды. Ул туган ягыбыз байлыкларын, икътисадый мөмкинлекләрне күпмилләтле халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләребезне саклау, киләчәгебезне кайгырту мөмкинлеге бирде. Конституция кабул ителгәннән соң узган 23 елда Татарстаныбыз танымаслык булып үсте, ныгыды, матурайды. Моны без үз районыбыз мисалында да күрәбез. Шуңа да 6 ноябрь - һәрберебез өчен мөһим дата, тирән эчтәлекле бәйрәм. Шул уңайдан һәркемгә кайнар котлауларымны юллыйм. Уңышлар юлдаш булсын, һәр гаилә муллыкта яшәсен, илебездә иминлек хөкем сөрсен",-диелә әлеге котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев