Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корбан бәйрәме белән мөселман әлкилеләрне район башлыгы Александр Никошин котлады

Корбан бәйрәме белән мөселман әлкилеләрне район башлыгы Александр Никошин котлады. 

“Хөрмәтле мөселман райондашлар! Сез¬не ислам дөньясындагы иң олы мәртәбәле һәм зур әһәмияткә ия бәйрәмнәрнең берсе – Кор¬бан гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Корбан бәйрәмендә ислам диненә хас булган шәфкатьлелек, кешеләрне ярату, әхлаклылык кебек асыл сыйфатлар киң чагылыш таба. Мөселманнар бу көнне бер-берсенә һәм әйләнә- тирәдәгеләргә аерата хөрмәт күрсәтәләр, кардәшлек хисләрен яңарталар, мохтаҗларга, ятимнәргә шатлык бүләк итәләр. Һәркайсыгызны изге бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, иман байлыгы, гаиләләрегезгә тигезлек, йорт- җирегезгә муллык һәм бәрәкәт телим”,–дигән сүзләр бар район башлыгы котлавында
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев