Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирус турында ялган хәбәр тараткан өчен – зур штраф

Ил өстенә килгән сынауны кем ничек кабул итә, мондый хәлдә кем үзен ничек тота бит. Коронавирус пандемиясе башлану белән, бу хакта ялган хәбәрләр таратып, халыкны шөбһәгә салырга маташучылар пәйда булды.

Янәсе, теге я бу өлкәдә инфекция йоктыручылар бик нык арткан, хәл катлаулы, кибетләрдә ашамлыклар бетәргә мөмкин һ.б...

Ә бит бу гөнаһсыз шаяру түгел. Мондый уйдырмалар өчен җавап бирергә туры киләчәк.

–Массакүләм мәгълүмат чараларында, шулай ук мәгълүмат челтәрләрендә күрәләтә ялган хәбәр тараткан өчен административ җәза бирү каралган. Мондый хокук бозу өчен гражданнарга 30 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф, вазыйфаи затларга – 60 меңнән 200 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин,–ди район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Денис Шипигин.

Мондый мисаллар бар инде. Әйтик, Түбән Камада яшәүче хатын-кыз коронавирус белән бәйле карантин турында ялган хәбәрләр тараткан өчен 30 мең сум штрафка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев