Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Котыру чире котырып арта

Соңгы вакытта Базарлы Матакта төлкеләр Крайнов урамындагы ике йортка кереп этләргә ташланганнар. Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре һәр ике йортта төлкеләр йөргән урыннарны махсус химик матдә белән эшкәрткәннәр. Бер эткә вакцина ясалган. Төлке белән сугышкан икенче этне эзлиләр. Районда быел котыру чиренең сигез очрагы теркәлгән. Шуларның бишесе - мөгезле эре терлекләрдә,...

Соңгы вакытта Базарлы Матакта төлкеләр Крайнов урамындагы ике йортка кереп этләргә ташланганнар.

Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре һәр ике йортта төлкеләр йөргән урыннарны махсус химик матдә белән эшкәрткәннәр. Бер эткә вакцина ясалган. Төлке белән сугышкан икенче этне эзлиләр.

Районда быел котыру чиренең сигез очрагы теркәлгән. Шуларның бишесе - мөгезле эре терлекләрдә, икесе төлкедә, берсе эттә.Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Камил Хәйруллин әйтүенчә, котыру чиренә каршы җитди көрәш җәелдерелгән. Читтән чакыртылган махсус бригада 68 төлкене һәм 78 сукбай этне юк иткәннәр.

Р.S. Республикада былтыр хайваннарның котыру чире йоктыру фактлары 38 тапкыр теркәлсә, быел мондый очраклар 200 дән артып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев