Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Куркыныч чыганагын эзләделәр

Узган атна ахырында Базарлы Матакта террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өйрәнүләр үткәрелде. Моның өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында шартлау куркынычы булган әйбер куелган, дигән версия кулланылды. Бинада һәм якындагы башка биналардан кешеләр эвакуацияләнде. Нәтиҗәдә шикле тарма табылды, аны куркынычсызлык таләпләренә туры китереп тикшерделәр. Бу эшкә Чистай...

Узган атна ахырында Базарлы Матакта террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өйрәнүләр үткәрелде.

Моның өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында шартлау куркынычы булган әйбер куелган, дигән версия кулланылды. Бинада һәм якындагы башка биналардан кешеләр эвакуацияләнде. Нәтиҗәдә шикле тарма табылды, аны куркынычсызлык таләпләренә туры китереп тикшерделәр. Бу эшкә Чистай район эчке эшләр бүлегеннән кинолог (этләр белән эшләүче белгеч) чакырылды.

Өйрәнүләрдә районның күп хезмәтләре - район хакимияте, эчке эшләр бүлекчәсе, прокуратура, янгын часте, газ хезмәте, электр челтәрләре, үзәк хастаханә белгечләре катнашты. Аларның гамәлләрен Казаннан килгән тикшерүчеләр контрольдә тотты. Тикшерүчеләр өйрәнүләр нәтиҗәләрен югары бәяләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев