Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КЫТАЙ ТАТАРЫ БАЗАРБАЙ БИКЧӘНТӘЕВ: ТАТАР ТЕЛЕН БЕЛМӘҮ - ҮЗ АНАҢА ХЫЯНӘТКӘ ТИҢ

Базарбай Бикчәнтәев Кытайда туып үскән татар егете.

Ул хәзер Казан дәүләт консерваториясендә Зилә Сөнгатуллина классында академик вокал өйрәнә.

Татарстан музыка сөючеләре өчен Базарбай Бикчәнтәев күптән таныш. "Кытай татары" ничектер җайлы гына татар музыка дөньясында үз урынын алды. Ул татар музыкасына этно юнәлешне, төрки дөньяның бездә онытыла башлаган музыкаль байлыгын, ниндидер дала сулышларын алып килде.

Базарбай Бикчәнтәев Кытайда туып үскән һәм инде бишенче елын Казанда яши. Ул Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә Зилә Сөнгатуллина классында укый. Магистратурада.

Базарбай Бикчәнтәевнең бишенче буын бабасы, әле яшь егет буларак, 1831 елда Кытайга килеп урнаша. "Татарстаннан җиреннән дүрт егет чыгып киткән. Исмәгыйль исемлесе минем бабам булган. Баһаветдин дигәне әнием ягыннан туганнарым була. Аларның кайсыдыр сәүдә эшләре белән шөгыльләнгән, кайсыдыр медицина буенча киткән. Алар шунда торып калганнар. Әмма мин әлегә бабамның Татарстанда калган туганнарын, мондагы нәсел дәвамчыларын таба алмадым", - ди ул.

Казанга Базарбай беренче тапкыр "Татар моңы" халыкара яшь башкаручылар конкурсы аша танылган. "Мине Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре Кытайда сабантуйда җырлаганда күреп алдылар да, ошатып Казанга конкурска чакырдылар. Конкурс барлыгын белә дә идем, бик рәхәтләнеп ризалаштым. 2012 елда Казанга "Татар моңы" конкурсына килдем һәм лауреат исеме алдым, - ди Базарбай. - Мин халыкчан стильдә җырлый идем. Монда академик башкаруны күреп нык ошаттым, конкурска катнашкан егетләрнең-кызларның тавышлары да куелган иде. Мин дә консерваториягә керергә карар иттем. Тыңлап карадылар да: "Тавышы бар - өйрәтәбез", - диделәр".

Музыка юнәлеше - Базарбай Бикчәнтәев өчен икенче югары белем. Туган илендә ул кытай һәм казах телләре буларак телевидение алып баручысы белеме алган.

"Кытайда бердәнбер Чишмә татар авылы бар - мин шунда туып үстем. Ул авылда мәктәпнең дә исеме "Чишмә татар авылы мәктәбе", дип атала. Анда дәресләр кытай һәм казах телләрендә бара. Чөнки иң күбе кытайлар, аннары казахлар яши. Йөзләп татар гаиләсе дә бар. Кытайда татарлар сабантуй, Нәүрүз бәйрәмнәрен, дини бәйрәмнәрне зурлап уздыралар. Татарларга сабантуйлар уздырырга Хөкүмәттән дә акча бирелә. Мондый бәйрәмнәрдә татарлар җыелып рәхәтләнеп татарча аралашып кайталар. Татарлар гаиләләрендә татарча аралашырга тырышалар", - ул.

Татарча сөйләшеп үссә дә, Казанга килгәч Базарбай үзенең татар теленең "чиста булмавын" аңлаган. Ул моның сәбәбен үзенчә аңлата: "Нәрсәгә дигәндә, андагы татарлар үз туганнарыннан кыз ала алмый бит - җиде буынга кадәр үз нәселеңнән кыз алу дөрес түгел. Мөселман йоласы буенча мөселман булган казахлар, кыргызлар, уйгырлардан кыз алган. Шуңа күрә безнең телләребезгә төрки телләр сөйләме күп кергән. Бездә иске татар теле сүзләре сакланган. Тарихчылар, язучылар белән очрашып сөйләшсәк, алар ул сүзләрне белә - "булган андый сүз" диләр, яшьләр янында әйтсәм - белмиләр..." - ди.

"Без татар телендә сөйләшеп һәм яман сүзләр өйрәнмичә үстек, - дип дәвам итә Базарбай. - Кытайда яшәгәндә безне "сүгенергә ярамый" дип үстерделәр. Урамда ямьсез сүзләр әйтелсә, әти-әни, әби-бабайлар: "Син монда берүзең түгел бит, син сүгенеп бөтен бер милләткә оят китерәсең, "татарларның баласы шулай" дип әйтергә мөмкиннәр", дип ачуланалар иде. Безне шулай тәрбияләделәр".

Ул Казанда рус телен өйрәнүнең җиңел булмавын, рус телендә лекцияләр вакыт дусларының булышуын әйтә. "Телне белү өчен аның тарихын белергә кирәк. Аның тарихы белән кызыксынсаң гына, ул милләтнең телен өйрәнә аласың", - ди.

"Күп тел белү, әлбәттә, байлык. Бер тел белү - бер кеше, ике тел белү - ике кеше, диләр. Телләрне никадәр күбрәк белсәң, шулкадәр яхшы, - ди ул. - Татарлар арасында татар телен белмәүчеләр дә бар. Бу дөрес түгел. Бу - үз анаңа хыянәт. Шул кадәр күп тел авызыңа сыйганны, үз ана телең сыймасмыни?!" - ди ул гаҗәпләнеп.

"Татар телен камил дәрәҗәдә сөйләшкәнне ишеткәндә, бабаларым күз алдыннан үтә. "Алар дәрәҗәсендә фикеремне җиткерә алырлык итеп кайчан камил дәрәҗәдә өйрәнеп бетерә алырмын икән?!" дия идем. Аллага шөкер, хәзерге татар әдәби телендә яхшы аралаша алам. Кытайга кайткач та рәхәтләнеп Казан татар телендә сөйләшәм. Кытай теленең дә сөйләмнәре күп инде ул. Уртак телләре - Пекиндагы татар теле, мәктәптә шул өйрәнелә. Татарларның да уртак сөйләшә торган телләре - Казан татар теле булырга мөмкин. Мөмкин генә түгел, бу шулай!" - ди Базарбай Бикчәнтәев.

Базарбай киләчәген Казан белән бәйләргә һәм Кытай белән Татарстан арасында мәдәни багланышлар буенча эшләргә хыяллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев