Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыю әлкиле Василий Сарандов фашистларны ул үз өннәрендә кыйнаган

Җиңү көнен бәйрәм итәргә әзерләнгәндә мин кабат өлкән дустым, бүген инде мәрхүм Василий Иванович Сарандов белән бәйле документларны кулыма алдым.

 Аның сугышчан батырлыклары мине чираттагы тапкыр тетрәндерде. Утлар-сулар кичкән фронтовиклар арасында да аның абруе югары булу юкка гына түгелдер шул. Сүзләренең бәясен яхшы белгән хөрмәтле кешеләр үз вакытында миңа  Василий Сарандовның Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүе хакында сөйләгәннәр иде. Әмма нәрсәдер барып чыкмаган. Нәтиҗәдә Василий Иванович Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. Бу батыр турында якташлары – әлкилеләр дә белсен иде. 

Кайсыдыр акыл иясе әйткән, бу дөньяда балаларын томаламый, ә киресенчә, аларны яктырта, җәмгыятьтә калкурак  күрсәтә торган бердәнбер күләгә – аларның ата-бабалары күләгәсе, дигән. Иманым камил, героик тарихыбызга кагылу, ата-бабаларыбызның батырлыгы хакындагы хатирәләребезне яңарту патриотик традицияләребезне тагын да баетыр, аларны яңа буыннарга тапшырыр.
“От зари до зари” дигән поэмасында фронтовик шагыйрь, сугыш инвалиды, орденлы Хузангай авылдашы, сугышта алган яралары сызлап интектергән күршесе хакында күңелләргә үтеп керерлек итеп яза. 
Поэмадагы танкист – нәкъ менә Василий Иванович. Ул шундый нык бәдәнле, кара күзле, сумаладай кара чәчле егет була. Сугышта снайпер булып хезмәт иткән Василий туган ягына инвалид булып кайта. Ә аның ике абыйсы сугыш кырында ятып кала. Өлкән лейтенант Николай танкта яна. Санюк хәбәрсез югала...
Вася ике яшеннән әнисез үсә, искитмәле шук малай була. Үткенлеге белән Фадеев әсәрендәге Сережа Тюленинга да охшаган була ул... Шакмак уенын аңардан да оста беркем уйнамый, аңардан да җитезрәк бүтән беркем агач башына менми, контролер яныннан аның кебек хәйләкәр һәм сиздермичә кинога кереп китүче булмый (кайчагында ул клубка тар гына форточка аша да үтеп керә, кече калибрлы винтовкадан гаҗәеп төз ата).
Василий 17 яшендә фронтка китә. Фашистларның өненә кадәр барып җитә, алман җирендә гитлерчыларның танкларын аларның үз фаустпатроннары белән дөмектерә, Сугышчан Кызыл Байрак ордены, өченче дәрәҗә Дан ордены, медальләр белән бүләкләнә.

 Менә аның сугышчан батырлыкларының кыскача тасвирламасы:
“...Иптәш Сарандов Пиретц шәһәре тирәсендә немец илбасарларына каршы сугышларда каһарманлык һәм кыюлык күрсәтте. 
Иптәш Сарандов үзенең отделениесе белән беренче булып шәһәргә бәреп керде һәм 26 гитлерчыны юк итте. Шәхсән үзе 1945 елның 8 һәм 9 февралендә 12 гитлерчыны дөмектерде һәм төнге вакытта йорт янына шуышып барып, танкка каршы граната белән йортны шартлатты, шул рәвешле дошманның  ике офицерын һәм җиде солдатын юк итте. 
Иптәш Сарандов, “пантера”ны шартлатырга дигән задание буенча барып, 1945 елның 9 февраленә каршы төндә дүрт фауст белән бер “пантера”ны һәм бер автомашинаны яндырды, җиде солдатны, бер офицерны юк итте. Үзе дә яраланды. Немецлар биләгән районнан  чыгып өлгереп, стройда калды. 11 февральдә иптәш Сарандов үз отделениесе белән дүрт йортны яулап алды һәм алты немецны, ике станковый пулеметны кулга төшерде. Бу каһарманлыклары өчен иптәш Сарантов сугышчан бүләккә тәкъдим ителә...”

 


“...Иптәш Сарандов Бжесць-Куявски һәм Тори шәһәрләре тирәсендә немец илбасарлары белән сугышларда батырлык һәм куркусызлык күрсәтте. Иптәш Сарандов үзенең отделениесе белән Бжесць-Куявски шәһәренә бәреп керде, кичүне яулап алды һәм взвод килгәнче оборона тотты. Тори шәһәре районында ул беренче булып дошман траншеяларына бәреп керде һәм, гранаталар томырып, 11 гитлерчыны юк итте, станковый пулеметны кулга төшерде. Күрсәткән батырлыгы өчен ул бүләккә тәкъдим ителә...”
Василий Иванович сугыштан шәфкать туташы озатуында беренче төркем инвалид булып кайта. Фашист снайперы аның башына аткан, ядрә баш сөягенең  бала учы кадәр зурлыгындагы өлешен каерып алган, гәүдәсенең сул ягы параличланган була. Ул сөйләшә алмый, чак кына ишетә, начар күрә, күп вакыт  ятып торырга мәҗбүр була. Әмма Василий Ивановичның ихтыяр көче, яшәү теләге шулкадәр көчле була ки, ул үзен, аксабрак булса да, өр-яңадан йөрергә өйрәтә. Читтән торып Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлый, китапханәче булып эшли. Ул мәктәп балалары белән еш очраша, үзләре буыны өлешенә туры килгән сынаулар хакында сөйли иде. Чисталыгы, намуслылыгы, фидакарьлеге белән аерылып торган изге, утлы буын иде ул. 
Олег Мурзин,
П. Хузангай музее директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев