Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилия Мәхмүтовага «Татарстан Республикасының халык артисты» исеме тапшырылды

Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты булган Лилия Хәлил кызына әлеге зур исем Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуны билгеләп үткән көндә бирелде.

 Татарстан Республикасы Рәисе имзалаган карарда “Театр сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исем бирелә” дип әйтелгән.  Бүләкне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Лилия Хәлиловна – безнең якташыбыз – Югары Әлки авылында туып үскән, талантлы артист Исламия Мәхмүтованың кызы. Якташыбыз белән горурланабыз һәм үзен әлеге дәрәҗәле бүләк алуы белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев