Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилия Муллагалиева бәби туена 100 кунак чакырган [+ФОТО]

Татарстанның атказанган артисты, өч бала әнисе Лилия Муллагалиева өендә бәби туе узды.

Туй димичә, ни дисең: мәҗлестә 100ләп кеше кунак булган! Лилия әйтүенчә, бәйрәмгә иң якын кешеләре генә җыелган.

- Бәби туен өй янында ачык һавада үткәрдек. Алдагы көн яңгырлы булгач, борчылган идем, бик тырышып әзерләндек бит. Әмма Аллаһы Тәгалә безгә кояшлы матур көн насыйп итте. Артистлардан минем остазым, ТР халык артисты Венера Ганиева, тормыш иптәше белән Айгөл Бариева, Люция Мусина һәм Рөстәм Закиров, Замирә Рәҗәпова, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Гөлнара Габидуллина, Чулпан Гарипова, Австралиянең татар җәмгыяте әгъзасы Диләрә Вәли һәм башкалар бар иде. Ильясыбызга кирәкле бүләкләр алып килгәннәр, бик шатландым, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Лилия Муллагалиева.

"Билгеле инде, шулкадәр табынны үзебез генә әзерләп бетерә алмас идек. Кафедан хезмәткәрләр чакыртырга туры килде. Өйдәге шикелле бик тәмле ризыклар әзерләделәр", - диде җырчы. Бәби туен Илсур һәм Лилиянең гаилә дусты Зөлфәт Зиннуров алып барган. Ә балалар өчен аниматорлар белән аерым күңел ачу чаралары оештырылган. "Барлыгы 30лап бала бар иде, бу бәйрәм мини Сабан туе булды", - ди Лилия.

http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/16818-liliya-m

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев