Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Журналист Лия Мардегалләмова шигырләр һәм мәсәлләр яза

.

Аюда кунакта

 

Аю озак кына уйлаган,

Кунак чакырырга булган.

Ник соң әле бер үзем?

Кем тыңлар минем сүзем?

 

Чакырган ул бүрене,

Хәйләкәр бер төлкене.

Чакырган мескен атны,

Кәҗәне һәм сарыкны.

 

Елан да булган бик шат –

Очраткан елан ир-ат.

Посып кына килгән куян.

Куркактан кемгә зыян?

 

Бик соңлаган ташбака

Сыер сауган һәм башка

Эшләнмәгән эшләр күп шул,

Утырмаган озаклап ул.

 

Озын сүзнең кыскасы,

Тәмле булган боткасы.

Мырык-мырык кына мырлаган:

Имеш бәйрәм ямьсез булган.

 

Начар имеш эчемлек,

Күңелсез ди эчтәлек,

Урыны булган җайсыз,

Боткасы булган майсыз.

 

Бу мәсәлнең сүзе шул:

Өстәлегез булса мул,

Чакырсагыз дусларны,

Онытыгыз дуңгызларны.

 

Ул үзе шундый матур,

Үзе таза, үзе зур.

Ул баштан барсын ашый,

Аннан соң башны ашый.

 

Үзе түгел ул җыйнак,

Җыйганы да юк кунак.

Кеше сөйләү бик җиңел,

Соңыннан төшә күңел.

 

Ашадың,эчтең – бар кайт,

Сөйләмә чәйнәп кат-кат.

Бик хәйләкәр җанварлар,

Китмәгәч ди кунаклар,

Озаталар капкадан –

Киредән керер шайтан.

 

Иң изге хайван – балык,

Балыкка хас зур байлык.

Ашагач ул сөйләми,

Гөнаһ җыеп яшәми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев