Әлки биләмәләрендә күпме җәнлек яши? – шуны ачыклыйлар
Ел башыннан районның өч аучылык биләмәсендә дә җәнлекләрне санауга керештеләр.
Һәр елны үткәрелә торган “Җәнлекләрне санауның кышкы маршруты” 1 гыйнвардан 28 февральгәчә дәвам итә. Ау рөхсәт ителгән кыргый җанварларны һәм киек кошларны исәпләү районда 90 маршрут буенча алып барыла. Әлеге маршрутларның гомуми озынлыгы 850 километр тәшкил итә. Бу эшне егерьлар, аучылар-җәмәгать инспекторлары башкара. Башта кар машинасы ярдәмендә кардагы эзләрне тулысынча бетереп чыгалар. Бер тәүлектән соң анда салынган эзләрне саныйлар. Җәнлекләрне эзләре буенча белеп була, ди Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов. Аның сүзләренчә, бездәге урман-кырларда башлыча куян, төлке, бүре, кабан, поши, кыр кәҗәсе, сусар кебек җанварлар, кыр тавыгы, көртлек кебек киек кошлар көн күрә. Соңгы елларда берән-сәрән булса да ак койрыклы диңгез бөркете күренә башлаган. “Җәнлекләрне санау маршрутының 25 процентын уздык инде, – ди Андрей Ерусланов. –Беренчел нәтиҗәләр буенча, кыр кәҗәләренең артуы күзәтелә. Ә төлкеләр берникадәр кимегән”. Хәер, төгәл нәтиҗәләр маршрутлар үтелеп беткәч ачыкланыр. Ул мәгълүматлар Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетына юлланачак. Алар буенча районның җәнлекләргә ау лимиты эшләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев