Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки егете армиядә бик яхшы хезмәт итә

Югары Матак авылыннан Артем Советников балачактан армиядә хезмәт итү турында хыялланган.

  Спорт белән шөгыльләнгән, бигрәк тә волейбол, чаңгы шуу белән мавыккан. Мәктәптә 9 сыйныф укыгач, Алексеевск аграр көллиятенә укырга кергән, тракторчы-машинист профессиясе алган. Узган җәйдә ул хәрби хезмәткә чакырылган. Оренбургта әзерлек үткәч, Артемны алга таба хезмәт итү өчен Пенза янындагы 297 нче ракета зенит бригадасына җибәрәләр.

Күптән түгел солдатның әтисе Юрий Советников исеменә хәрби часть командиры В.Поляковтан рәхмәт хаты килә. Анда шундый сүзләр бар: “Кыска гына вакыт эчендә улыгыз хәрби белгечлекне уңышлы үзләштерде, үз эшенең чын белгече булды. Командирлары һәм хезмәттәшләре аны хезмәт сөючәнлеге, тыйнаклыгы һәм намуслы, тырыш егет булуы өчен хөрмәт итәләр. Часть командованиесе һәм шәхсән үз исемемнән улыгызга яхшы тәрбия биргән өчен сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Сез чын Ватан сакчысы үстергәнсез һәм аның белән горурлана аласыз”.

Артемны әниседәй яратып, җылы игътибар, кайгырту һәм наз белән тәрбияләгән дәү әнисе Валентина Васильевна оныгының уңышларына ихластан сөенә һәм аның кайтуын түземсезлек белән көтә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев