Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки егете Ринас – республикада беренче

“Лаеклы хит” республика бәйгесендә Әлки районының танылган артисты Ринас Шиһапов иң күп тавыш җыеп беренче урынны яулады.

Әлеге дәрәҗәле республика бәйгесендә Ринас Бахман дип үзенең “Сез һаман бергә икән” клибы белән катнашты. Бу клип социаль челтәрләрдә иң күп “лайк” җыйган. Ә бит безнең Ринасның көндәшләре дә көчле иде – Рөстәм Асаев, Азат Фазлыев, Винарис Ильегет, Айдар Рәкыйпов кебек республиканың танылган җырчылары.

Билгеле, Ринас Шиһаповка иң элек әлкилеләр иң күп “лайк”ны биргәндер. Ул үзенең моңлы җырлары белән теләсә нинди тамашаны баета, бизи.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринас Шиһаповка тагын да зур җиңүләр һәм уңышлы чыгышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев