Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки егете Савелий Гордеев бүген Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша

Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылы егете Савелий Гордеев бүген Мәскәүдә Кызыл мәйданда узучы Җиңү парадында катнаша.

Савелий–Санкт-Петербург элемтә хәрби академиясы курсанты. Быел ул өченче курсны тәмамлаган.

Узган ел азагында ук егетне Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Җиңү парадында катнашу өчен сайлап алганнар. Билгеле, әлеге исемлеккә Савелий очраклы гына эләкмәгән. Ул бик яхшы укый, физик әзерлек отличнигы. Әтисе Юрий Гордеев әйтүенчә, парадка әзерлек, тренировка-репетицияләр декабрьдә ук башланган. Тарихи Җиңү парадында катнашу- бик зур җаваплылык. Курсант егетләр стройда йөрү осталыгын үтә җентекләп өйрәнгән- кабатлаганнар.

Улларының бүген Кызыл мәйданнан курсантлар строенда узасын Гордеевлар гаиләсе бик дулкынланып көтә.  Алар телевизордан парадның турыдан-туры трансляциясен караячак. Бу бик спортив гаилә. Савелийның ике энесе дә бүгеннән үзләрен хәрби хезмәткә әзерлиләр.

Әлбәттә, якташ егетебезнең Җиңү парадында катнашуы- барлык әлкилеләр өчен горурлык ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев