Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” редакциясе бинасы тирәсе чәчәкләргә күмелер. ФОТО

"Әлки хәбәрләре" редакциясендә - өмә!

Язу-сызу эшләрен тиз-тиз төгәлләп, әбәттән соң бөтен коллектив белән бакчада эшләргә чыктык.

Ә безнең бакча мәйданнары шактый. Ир-егетләребез һәр бакча участогын (бездә өч палисадник) һәйбәтләп казып, мамык мендәр кебек күперттеләр. Алардан соң гүзәл затлар эшкә кереште. Хасиятләп, сулар сибеп аллы-гөлле чәчәкләр - петунияләр, бегонияләр, нарцислар, агератум, цинерария, кашкарыйлар (астра), циния, бәрхет гөлләре, флокслар һ.б.- утыртып чыктык. Билгеле, аларны җәй буе карап-тәрбияләп, су сибеп, төпләрен йомшартып, чүп үләннәрен утап торырбыз. Бакчаларыбыз гөлләргә күмелеп, үзебезнең генә түгел, үтеп-сүтеп йөрүчеләрнең дә күзләрен иркәләр, кәефләрен күтәрер.

Соңгы вакытта без елның елында бакчабызга чәчәкләр утыртабыз. Әйләнә-тирәне чиста-матур тоту, чәчәкләр үстерү буенча игълан ителгән бәйгедә 2015 елда редакция район үзәгендә беренче урынны алды.

Сүз уңаеннан шуны да әйтик, 2017 елны каршы алырга әзерләнгәндә бинабызны һәм тирә-юнебезне Яңа елга бәйрәмчә әзерләү буенча редакция шулай ук призлы урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев