Әлки – иң уртада
Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре 2014 елда үсемлекчелек тармагының үсеше күрсәткечләренә анализ ясап, муниципаль районнар рейтингын төзегәннәр. Анализлауда биш күрсәткеч исәпкә алынган. Болар - уңыш чыгышы (ц/га), югары респродукцияле орлыклар куллану, бөртекле-кузаклы культуралар чәчүлекләренең чагыштырма күрсәткече, майлы культуралар чәчүлекләренең чагыштырма күрсәткече, 1-5 ел файдаланылган күпьеллык печән мәйданнары. Муниципаль...
Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре 2014 елда үсемлекчелек тармагының үсеше күрсәткечләренә анализ ясап, муниципаль районнар рейтингын төзегәннәр.
Анализлауда биш күрсәткеч исәпкә алынган. Болар - уңыш чыгышы (ц/га), югары респродукцияле орлыклар куллану, бөртекле-кузаклы культуралар чәчүлекләренең чагыштырма күрсәткече, майлы культуралар чәчүлекләренең чагыштырма күрсәткече, 1-5 ел файдаланылган күпьеллык печән мәйданнары. Муниципаль районнар рейтингын төзү өчен алтынчы күрсәткеч - файдаланылмаган чәчүлек җирләренең мәйданы да исәпкә алынган. Анализ нәтиҗәләре буенча хуҗалыклар һәм районнар өч категориягә бүленгән. Безнең Әлки районы 59 балл белән урта бер урында - икенче категориядә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев