Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки игенчеләре беренче имтихан тота

Бүген, 4 июньдә, “ВостокЗернопродукт” филиалларында чәчелгән кырларны кабул итү буенча махсус комиссия эшли.

Һәр елны Сабантуй бәйрәмнәре алдыннан язгы чәчү эшләренә бәя бирелә, агрочараларның ни дәрәҗәдә сыйфатлы башкарылуы билгеләнә, җитешсезлекләр ачыклана иде. Менә быел да “Кызыл Шәрык-Агро” системасында эшләүче механизаторлар басуда башкарылган эшләренә имтихан тота. Бүген агрофирмада Казаннан килгән белгечләр эшли.

Комиссия иң элек сабан культураларының әйбәт эшкәртелгән кырларга чәчелүенә, тишелешенә, басуларга кертелгән ашлама, үсемлекләрне саклау (чүп үләннәргә, корткычларга каршы гербицидлар кертү) чараларының вакытында һәм сыйфатлы башкарылуына игътибар итәчәк.

Белгечләрнең чәчү эшләрен ничек бәяләве нәтиҗәләр чыгарылгач мәгълүм булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев