Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки җире – күренекле әдип Нәби Дәүлине дөньяга китергән төбәк

Бүген Нәби Дәүлинең тууына 110 ел

Якташыбыз, күренекле әдип, фронтовик-язучы, шагыйрь, хикәяче, романчы, публицист, драматург Нәби Дәүлинең тууына бүген 110 ел тула.

Нәби Дәүли районыбызның Яңа Камка (Мәүләшә) авылында 1910 елның 1 июнендә дөньяга килә. Кечкенә чагында ук әти-әнисез калып, туган ягыннан читтә балалар йортларында тәрбияләнә. Шактый катлаулы тормыш юлы узганнан соң Казанга килә, әдәби эшчәнлеккә кушылып китә.

Бөек Ватан сугышы башлану белән Нәби Дәүли фронтка китә. Авыр бәрелешләрдә фашистлар кулына әсирлеккә эләгә, 1945 елга кадәр үлем лагерьларында газап чигә. Сугыштан соң Казанга кайткач та аңа, әсирлектә булган кешегә, әдәбият, матбугат өлкәсендә эшләргә рөхсәт ителми. Сталин үлеменнән соң гына язганнарын бастыру мөмкинлеге туа. Язучының сугышта, әсирлектә кичергән михнәтле вакыйгаларга нигезләнеп язылган “Яшәү белән үлем арасында” повесте (1958) һәм “Җимерелгән бастион” романы (1965) укучылар арасында аеруча зур популярлык казана. Шул ук вакытта ул шигырьләр, проза, драма әсәрләре иҗат итә.

Нәби Дәүли 1989 елның 18 маенда Казанда вафат була.

Әлкилеләр талантлы якташлары белән чын күңелдән горурлана, аның турындагы истәлекләрне кадерләп саклый. Базарлы Матак гимназиясе фронтовик әдип Нәби Дәүли исемен йөртә. Биредә якташыбыз исеме белән бәйле күп чаралар үткәрелә, аның музее булдырылды. Гимназия коллективы язучының кызлары Наилә һәм Гөлфия ханымнар белән даими элемтәдә тора.

Быел 8 майда, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, гимназия бинасы каршында Нәби Дәүлигә һәйкәл ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев