Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки җирендә бәхетемне таптым”, - ди Чуаш Борнаенда яшәүче 96 яшьлек Татьяна Андреева

“Үз телегезне күз карасыдай саклагыз”,–ди Чуаш Борнаенда берничә буынга белем биргән 96 яшьлек чуаш теле укытучысы Татьяна Андреева

Таня Самара өлкәсенең Тимофеевка авылын­да җиде балалы гаиләдә икенче булып дөньяга килә. Әтисе аның гражданнар сугышында кат­наша әле, ә Бөек Ватан сугышы вакытында хәрби заводта эшли. Әнисе колхозда хезмәт куя. Мәктәпне тәмамлагач Таня Ульяновск педагоги­ка училищесына укырга керә.

Әмма кыз профессия алып өлгерми, чөнки укыган өчен акча түләү турында закон чыга. Күп балалы авыл гаиләсе өчен 150 сум бик зур акча була шул. Кире авылына кай­тып, Таня үзләрендәге дүрт торак пунктны берләштергән хуҗалыкта эшли.

–Күршебездә гомергә немецлар яшәгән авыл бар иде. Аларны сугыш башлангач каядыр Себер якларына, тайга урманнарына күчерделәр. Әле дә кызганып искә төшерәм үзләрен. Шулкадәр пөхтә, тырыш кешеләр иде! Алар белән аралашып, безнең як халкы берничә немец сүзен дә отып өлгерде. Әле дә хәтерлим, “фрау” ханым дигән сүз, ә “хай” безнеңчә печән була,–дип хәтер йомгагын сүтәргә кереш­те әңгәмәдәшем Татьяна Васильевна.

Күрше Татарстанда укытучы һөнәренә бушлай укып бул­ганны ишеткәч, кечкенәдән мөгаллим булырга хыяллан­ган кыз Аксубай педагогика училищесына килә. Аны шун­да ук икенче курска алалар. Тулай торактагы бүлмәләрен җылыту өчен кызлар үзләре утын кисәләр, яралар.

–Әй, ул чактагы салкын кышларны! Аз гына булса да җылыныйк дип, йокларга ятар алдыннан биибез, аннары гына юрган астына чума идек. Бервакыт, утын җитмәгәч, койманың бер өлешен яктык хәтта. Эләкте дә соң безгә! Ярый әле училищедан кумадылар,– дип сөйли әби, үзе ке­тер-кетер көлә.

Кышкы салкында кызларны окоп казырга да, Себергә ур­ман кисәргә дә җибәрәләр, берничәсен армиягә алалар.

Зәңгәр ямаулы букча

Кузнечиха районына педучилище бетергән кыз җәяүләп юл тота. Кайчак ул бөтенләй таныш булмаган кешеләрдә кунып чыга.

–Чуаш Кичүенә кадәр урман аша бардым, аннары Сихтермәгә җиттем. Халык мәгарифе бүлегенә аркама ямаулы букча асып килеп кердем. Ямавы зәңгәр, теккән җепләре коңгырт иде,–дип хәтерен яңарта карт укытучы.

Сугыш елларында да яшь белгечләргә эшли баш­лаганда акчалата ярдәм күрсәткәннәр, торак табарга, көнкүрешләрен җайга салырга булышканнар. Шулай да яшь укытучыга ансат булган дип әйтергә дә тел әйләнми.

–Миңа 250 сум акча бирделәр, ә бер чиләк бәрәңге 100 сум тора иде. Яшәргә тегермәнче гаиләсенә билгеләделәр. Ә алар белән үсеп җиткән уллары да яши. Ишек янына эскәмия куйдылар – бөтен шартлар шул булды,–дип сөйли әбекәй, ә күзләрендә яшь тамчылары җемелди.

Укытучы кыз өчен авыр вакытлар башлана. Аны фатир­га керткән хуҗалар бик тә саран булып чыга. Фатирда торган өчен акча түләнгән бит, бер кубометр утын да бирелгән. Ә янәшәсендә бер генә туганы да булмаган чандыр кызның тәлинкәсенә бер чүмеч сыек кәбестә шул­пасы да салмый хуҗалар.

Яшь белгеч ярым ач килеш дәресләр бирә. Сыйныфта исә 42 укучы.

–Сугыштан соңгы елларда халык бик тә белемгә тартылды. Укытучының абруе югары иде. Илебез аякка басып килә, сугыш җимергән шәһәрләр белән бергә якты киләчәгебез төзелә. Белемле кадрлар гаятъ кирәк иде. Кызганычка каршы, кешеләр яза да, саный да белми, күбесе хезмәт көннәренә бөртек алганда имза урынына хач билгесе кую белән чикләнә. Тора-бара фронттан солдатлар кай­та башлады. Кайсының я кулы, я аягы юк...–дип дәвам итә хикәясен Татьяна Васильевна.

Күрше егете Ваня

1947 елда күршеләрнең улы да армиядән кайта. Иван Андреевның күкрәгендә Кызыл Йолдыз һәм Ватан сугы­шы орденнары җемелди.

–Ваня озын төз буйлы иде. Авылда бит ир-атлар бөтенләй аз калды. Ә ул үзе өйләнмәгән, үзе буйчан, чибәр, ге­рой, шуның өстенә әле гармунда да уйный. Бер сүз белән әйткәндә, шәп кияү. Ничек инде аның артыннан йөрүләренә җавап бирмисең?!– боларны сөйләгәндә әбекәйнең йөзе алсуланып китте, битендә елмаю балкы­ды. Әйтерсең, бу хәлләр җитмеш ел элек түгел, әле кичә генә булган.

Бер елдан яшьләр туйлап өйләнешәләр, Иван өендә го­мер итә башлыйлар.

–Андреевлар өенең бөтен байлыгы – зур-зур сәкеләр, эскәмияләр белән озын өстәл, ә тәрәзәләрдә – минем ту­ган авылым Тимофеевкада гомер күрелмәгән, чуаш милли бизәкләре чигелгән пәрдәләр. Каенанам гаять шәфкатьле, миһербанлы хатын иде. Озак еллар тол яшәвенә (колхоз­га кермәгән өчен аның ирен асып үтергәннәр), кечкенә кызының үлеменә дә карамастан, ул күңел җылысын са­клый алган ачык йөзле, ярдәмчел кеше иде. Менә шу­лай туган йортымнан йөзләгән чакрым ераклыкта мин гаиләле булдым, бәхет, тынычлык таптым,–дип дәвам итә сүзен әңгәмәдәшем.

Балалар

Бер елдан гаиләдә кызлары Людмила, ә аннары бер-бер артлы уллары Игорь, Валера һәм Саша туа. Кызганыч, кече уллары бала чакта ук үлеп китә. Сигез яшендә ма­лай сары авыруы белән чирли, әмма моны бик соңга ка­лып ачыклыйлар.

–Сашенькамның гел йокысы килә, ә бездә бәрәңге алыр чак... Район хастаханәсенә алып килгәндә соң иде инде,– дип күз яшьләрен сөртә Татьяна Васильевна.

Укытучының тормыш иптәше үз заманы өчен белемле, бик сакчыл кеше булып, бөтен нәрсәдә тәртип һәм исәп- хисапны ярата. Шуңа да аңарга акча, финанслар белән бәйле эшләрне кушалар. Иван Андреевич бригадир, ки­бетче, математика укыучысы булып эшли, хәтта күпмедер вакыт авыл советын җитәкли.

Укытучы хезмәте

–Мин башлангыч сыйныфларда укыттым, дәресләр чуаш телендә иде. Җирле диалектның күп кенә сүзләре безнең Самара якларындагыдан нык аерыла. Көн арты көн узды, мин балаларны укырга һәм язарга, совет илен яратырга, үзебезнең матур, җырлап торган чуаш телен, халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сакларга өйрәттем. Ә бала­лар үз чиратында минем сөйләмне Чуаш Борнае халкына хас булган яңа сүзләр, әйтемнәр белән баеттылар. Берничә ел Татарстанда эшләп туган авылыма кайткач, мине шаяр­тып татар кызы дип атый иделәр,–дип елмая әбекәй.

Ул елларда укытучы төп эше белән генә шөгыльләнми, авылда бик күп хезмәт башкара, бүтәннәргә үрнәк итеп ку­ярлык хөрмәтле кеше була. Социалистик стройны пропа­гандалау, буржуаз Көнбатыш илләренә нәфрәт тәрбияләү дә укытучыларга йөкләнгән.

–Һәр көнне дәресләрдән соң төрле чаралар үткәрелә иде. Киңәшмәләр, педсоветлар, партия җыелышлары, класс җитәкчеләре берләшмәләре утырышлары, политинформа­ция... Барысында да катнашырга кирәк. Мәктәп белән күп еллар Дмитрий Васильевич Дулатов җитәкчелек итте. Бик таләпчән җитәкче, тирән белемле, алга карап эш итә торган кеше иде ул. Бер үк вакытта кырыс та, гадел дә була белде. Җитешсезлегеңне йөзеңә карап әйтә, әмма уңышларыңны да күрә иде директорыбыз,–ди Татьяна Васильевна.

Шәһәр укытучысы (баштарак авылда аны шулай атыйлар) үзе дә актив була, бернинди эштән курыкмый. Аңа еш кына докладлар белән чыгыш ясарга кушалар. Ул әле 8 Март­ка багышланган кичәдә совет хатын-кызларының роле ту­рында нотык укыганын хәтерли. Ә “Комсомолның сугышчан юлы” дигән докладны язарга гына түгел, бер төн эчендә ят­ларга да туры килә. Чөнки аңа комсомолның район комите­ты вәкилләре каршында чыгыш ясарга кушалар.

–Соңгы ун елда мин чуаш теле һәм әдәбияты укыттым. Башлангычтагы балалардан аерылдым, өлкән классларны җитәкләдем. Минем беренче укучыларымның күбесе якты дөньяда юк инде. Ә мин ничектер тоткарландым... Үземнең иң яхшы, иң актив шәкертләремне әле дә сагынып искә алам. Алар тырышлыгы белән сыйныфыбыз укуда, җыр һәм бию смотрларында, спорт буенча беренче урыннарны яу­лый иде бит. Менә аларның кайберләре: Саша Фофанов, Алик Марков, Нина Емелюкова, Надя Антонова....

Җырсыз яшәп буламыни?!

Укытучының ире музыкага сәләтле кеше булып чыга, клуб­тагы бер генә чара да аннан башка үтми.

–Иван балалайкада бик матур уйный иде, ә мин аңа ку­шылып җырладым. Аеруча еш туган телебездә “Чебоксар таңнары” җырын башкара идек. Хәзер инде андый моңлы җырларны җырламыйлар,–дип зарланып та куя әбекәй. Үзе кулын селти. Сөйләп тору файдасыз, ди бугай.

Ул вакытларда яңа җырларны радиодан өйрәткәннәр икән. Сүзләрен кабатлаганнар, көен уйнаганнар. Санаулы минут­ларда радио тыңлаучылар җырны өйрәнеп тә өлгергәннәр, аннары авыл клубы сәхнәсендә башкарганнар.

–Ничектер “Өч танкист” киносын күрсәттеләр. Шуннан соң андагы җырны олысы-кечесе җырлап йөри башлады. Әйтерсең, иртәнге дога – һәр көнне башкара идек, җыр дәресләрендә балалар сорагач җырлый идек,–дип искә төшерә әбекәй.

Менә шулай еллар үтеп торган, Татьяна Васильевна әллә ничә буын балаларга белем биргән.

Яратып яши

–Һәр көнне диярлек күршем Вера Яковлева кереп чыга. Әле бәлеш пешергән, әле сөт кертә. Ә кичә балыктан авыз иттерде. Безнең авылныкы түгел ул, Яңа Тахталыдан. Хо­дай исәнлек бирсен үзенә,– ди әби.

Узган ел ахырында Татьяна Васильевна күршедә генә яшәгән улы Валераны җирләгән. Хәзер аны кызы Людми­ла карый, әнисен тәрбияләр өчен башкаладан кайткан.

Әлегәчә әбекәй үзе генә яшәгән, тавыклар тоткан. Әмма улы үлгәч бик бирешкән. Әнисе янына икенче малае Игорь да кайткалап йөри. Еракта яши ул. Елга техникумын тәмамлагач Себергә, Лена елгасына эшкә җибәрелгән бул­ган. Шунда төпләнеп тә калган.

Язмабыз каһарманы хәзер инде начар ишетә. Әмма бик матур, көйләп сөйләшә, сүзләре колакны иркәли. Вакыт- вакыт әңгәмәдәшенә ябык куллары белән кагылып алып, бизәкләми-сырламый, яшереп-нитеп тормый, ул чын күңелдән үзенең тормыш тарихын бәян итте. Ә аның га­сырга якын гомеренең төп асылы – мәхәббәт. Тормышны, кешеләрне, туган чуаш телен, мәдәниятен, йолаларын яра­ту һәм хөрмәт итү. Саубуллашканда исә җырлап та бирде:

Җырлыйм чуаш телендә,

Син дә сүзләр өстәп куй.

Яңгырасын Рәсәй телендә

Минем шундый фикер, уй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев