Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” бүләкләр уйнатты. Төп приз Югары Колчуринога китте

Быелның икенче яртысына район газетасына язылган әбунәчеләребез арасында бүләкләр уйнатырга вәгъдә иткән идек. Һәм менә отыш ияләре билгеле булды.

Бу яртыеллыкта да газетабыздан аерылмаган әбунәчеләребезнең һәммәсенә рәхмәтебезне җиткерәбез.  Шулай ук редакция оештырган “Газетага языл һәм бер капчык шикәр комы от!” акциясендә катнашучыларга рәхмәтлебез. Акциянең шартлары буенча “Әлки хәбәрләре”нә алты айга язылырга һәм язылу квитанциясенең күчермәсен редакциягә юлларга кирәк иде. Аны конвертка салып почта аша да, шулай ук редакция ватсабына да җибәрергә мөмкин булды.

Квитанция күчермәләре 1 июльгә кадәр кабул ителде. Редакциягә 269 әбунәче язылу квитанцияләрен юллады.

Бүләкләр уйнату 8 июльдә үткәрелде. Акциядә катнашучыларның тулы исемлеге төзелеп, һәрберсенә үз номеры бирелде. Әлеге номерлар язылган билетлар махсус тартмага салынды. Аннан билетларны кечкенә (юная) кунагыбыз – Базарлы Матак урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Резидә Шәрапова алып торды.

Төп бүләгебез – бер капчык шикәр комын Югары Колчурино авылыннан В.Н.Зинкина отты.

Бер капчык катнаш азык Базарлы Матак авылында яшәүче Лариса Степановага чыкты. Бакча арбасы Әсхәт Насыйбуллинга (Апак авылы) туры килде. Чәй сервизының иясе – Базарлы Матакта яшәүче Хәдичә Хәнәфиева.

Су шлангысын Базарлы Матак авылыннан Идрис Хуҗин отты. Ике барбекюның берсе – Иске Салманда яшәүче Зөлфия Хәлиуллинага, икенчесе Базарлы Матакта яшәүче Вера Красильниковага туры килде. Лейка Карга авылыннан Надир Зиннәтуллинга чыкты.

Бүләк откан әбунәчеләребезне котлыйбыз. Аларны редакциядә көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев