Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” әбүнәчеләре арасында призлар уйнатты

2021 елның беренче яртысына “Әлки хәбәрләре”нә язылган әбүнәчеләр арасында приз ияләре билгеле булды

Алдан вәгъдә ителгәнчә, район газетасына быелның беренче яртысына язылган укучыларыбыз арасында призлар уйнаттык.

143 әбүнәчебез газетага язылу квитанцияләре күчермәләрен редакциягә юллаганнар иде. Аларның исемлеге төзелеп, һәркайсына тәртип саны бирелде. Бүләкләрне уйнату әлеге саннар язылган кәгазьләрне тартмадан алу юлы белән башкарылды.

Номерларны алып тору өчен даими укучыларыбызның берсен – район үзәк китапханәсе библиографы Гөлнара Шакирҗанованы чакырдык.

Менә бүләкләр откан әбүнәчеләребез:

Галина Мурзакова , Базарлы Матак авылы – блендер.

Илсөяр Фәсахова, Базарлы Матак авылы – электр чәйнеге.

Надежда Мурзикова, Иске Хурада авылы – стена сәгате.

Төп приз – планшет – Югары Әлки авылыннан Җәмил Мөхәммәтшинга чыкты.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларны документлары белән редакциядә көтәбез.

Газетабыз белән бергә булган укучыларыбызга, квитанция  күчермәләрен  редакциягә юллаган актив әбүнәчеләребезгә рәхмәтлебез. Алга таба да редакция үткәргән бәйгеләрдә катнашырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев