Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасы бүлек редакторы Люция Ярулла кызы НИЗАМИЕВАга мактаулы исем бирелде

Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Әлки хәбәрләре” газетасы бүлек редакторы Люция Ярулла кызы НИЗАМИЕВАга “Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Люция Низамиевага бүләкне 19 май – Татарстан матбугаты көне уңаеннан Казанда үткәрелгән тантаналы чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

Люция Низамиева өч дистә елдан артык “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Аның авыл тормышы, анда яшәүчеләр турында тирән эчтәлекле, кызыклы мәкаләләре укучыларда һәрчак зур кызыксыну уята. Без каләмдәшебезгә киләчәктә дә иҗат уңышлары, сәламәтлек телибез

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев