Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасы ветераннарын, авыл хәбәрчеләрен, шулай ук әбүнәчеләрне Матбугат көне белән котлый

Май – бәйрәмнәргә бай ай. Бөтен дөнья яшеллеккә күмелгән, алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчәк атып утырган шушы гаҗәеп ямьле мәлдә без дә һөнәри бәйрәмебезне – Матбугат көнен билгеләп үтәбез.

19 майда үткәрелүче Татарстан матбугаты көне – республикада газета-журналлар нәшер итүдә эшләүче төрле профессия кешеләренең – журналистларның, полиграфия хезмәткәрләренең , шулай ук вакытлы матбугатны таратуда хезмәт куючыларның уртак бәйрәме ул.

Безнең район газетасының 87 еллык бай тарихы бар. Шушы чорда газета редакциясендә һәм типографиясендә йөзләрчә кеше эшләгән. Җиңелләрдән булмаган газета чыгару хезмәтен бөтен тырышлыкларын, көч һәм белемнәрен биреп башкарган ветеран хезмәттәшләребезне без һәрчак олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан аларга иң ихлас котлауларыбызны юллыйбыз.

Газетабыз белән элемтәләрне өзмичә, үзләренең кызыклы хәбәрләрен, хат-язмаларын юллап торучы хәбәрчеләребезгә дә  җылы бәйрәм тәбрикләүләрен җиткерәбез.

Билгеле инде, Матбугат көнен без үзебезнең тугры әбүнәчеләребез белән уртак бәйрәмебез дип саныйбыз. Газетабызның һәр санын көтеп алучы, яратып укучы, шулай ук сайтыбызны һәрдаим күзәтеп баручы укучыларыбыз булмаса, эшебезнең мәгънәсе дә булмас иде. Хөрмәтле укучыларыбыз! Тугыз дистә елга якын районыбызның тарихи сәхифәләрен барлап, аның елъязмасын тудыручы, сезне районда булган вакыйгалар, яңалыклар, уңышлар һәм проблемалар, кызыклы шәхесләр белән таныштырып торучы “Әлки хәбәрләре”н  алга таба да дустыгыз, киңәшчегез итәрсез, безнең белән бергә булырсыз дип ышанабыз. Матбугат көне белән!

 

Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз: 26 майга кадәр “Әлки хәбәрләре”нә ташламалы бәядән язылып калыгыз. Хөрмәтле укучылар! Подписка ункөнлегендә сез район газетасына алты айга 670,32 сумга, ягъни 56 сумга арзанрак бәядән языла аласыз. Подписканы почта бүлекчәләрендә, почтальоннарда, шулай безнең alki-rt.ru сайты аша да рәсмиләштерергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев