Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасының бүлек редакторы Ләйлә Әхмәтшина юбилеен билгеләп үтә

22 гыйнварда “Әлки хәбәрләре” газетасының бүлек редакторы Ләйлә Булат кызы Әхмәтшина юбилеен билгеләп үтә. 

 
Ул Яңы Чаллы авылында, укытучылар гаиләсендә туып үскән. Кыз кечкенә чагыннан зыялы тирәлектә тәрбияләнә, китаплар аның иң якын дусларына әйләнә. Мәктәпне бик яхшы билгеләр белән тәмамлагач һәм дәүләт педагогик институтын бетергәч, яшь белгеч үз районыбызга әйләнеп кайта. Хезмәт эшчәнлеген ул рус теле һәм әдәбияты укытучысы сыйфатында Югары Әлморза мәктәбендә башлап җибәрә. Татар Мулла авылы егете Фикрат Әхмәтшинга кияүгә чыккач, аның белән бергә Тубыл шәһәренә китеп бара. 
Берничә елдан яшь гаилә Себердән  әйләнеп кайта һәм район үзәгенә урнаша. Ләйлә Булат кызы шундагы һөнәр училищесына урнашып, укытучы булып эшләп ала.
Ә район газетасы редакциясенә ул 1991 елда килә.
–Район газетасына эшкә мин вакытлыча гына дип урнашкан идем. Өебез авыл читендә үк, балалар бакчасы үзәктә, аларны илткәч, һөнәр училищесына барып җитәргә кирәк. Болай эшләп булмасын аңлаганга, яңа хезмәт урыны эзләргә туры килде,–дип еш искә төшерә Ләйлә Булатовна.
Әмма язмышның үз планнары булган икән. Ул чордан бирле 30 ел вакыт узып киткән. Ачык күңелле, тормышны яратучы, тырыш һәм белемле хатынны редакциянең зур коллективында тиз яратып өлгерәләр. Аңа оештыру сәләте, йөкләнгән эшкә җаваплы карашы барын күреп, тиздән баш редактор урынбасары итеп билгелиләр. 
Ләйлә Булатовна һәрчак дөреслек яклы, дөньяда, илдә һәм районда булган хәлләрне белә, шул ук вакытта гади булып кала. Энергияле, бөтен нәрсә белән кызыксынучан, тирән белемле журналист буларак, ул теләсә кем белән уртак тел таба. Ул тәнкыйть сүзе әйтергә дә куркмый. Күпкырлы белемле, мәдәниятлы кеше буларак, югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр белән дә, гади эш кешесе белән дә әңгәмә кору осталыгына ия ул. 
Ләйлә Әхмәтшинаның мәкаләләрен укып, тел байлыгына өйрәнергә мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк: ул бер үк дәрәҗәдә оста итеп рус һәм татар телендә яза торган белгеч. Коллегабыз туктаусыз белемнәрен күтәрү өстендә эшли, күп укый, әдәбиятта яңалыклар белән кызыксына. Үз китапханәсендә булган, кайберләренә хәтта авторлары кул куйган китапларын теләгән кешегә һәрчак биреп тора.
Тормыш иптәше белән бергәләп ике бала үстерәләр алар. Уллар Алмаз Казан төзелеш-архитектура университетын тәмамлап, төзүче-инженер булып эшли, кызы Гөлназ туризм өлкәсендә хезмәт куя, чит ил компаниясенең эре филиалы белән җитәкчелек итә.
Бүген Ләйлә Әхмәтшина каенана да, киявенә әби дә, дүрт оныгына яраткан дәү әни дә. Газета язмышына битараф түгел ул, шуңа күрә, инде лаеклы ялда булса да, кадрлар ихтыяҗы тугач, яңадан редакциягә эшкә килде. 
Ләйлә Булатовнаның югары бүләкләре дә, исемнәре дә юк.
–Миннем өчен иң мөһиме – газета укучыларыннан җылы сүз ишетү, аларның ерактан танып исәнләшүләре, елмаеп, хәлләремне сорашулары,–ди ул. 
Юбилее белән котлап, хезмәттәшебезгә иҗади уңышлар, бетмәс илһам, иҗатыннан канәгатьлек алуын телибез. Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев