Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

 “Әлки хәбәрләре” газетасының редакторы, хөрмәтле җитәкчебез Азат Рөстәм улы Низамиевны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

 “Әлки хәбәрләре” газетасының редакто­ры, хөрмәтле җитәкчебез Азат Рөстәм улы Низамиев гомеренең сөенечле вакыйгасын – 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

 

 

Азат Рөстәм улының тормыш юлы тулы­сынча диярлек журналистика белән бәйле. Армия хезмәтен үтүгә яшь егет ул вакытта “Коммунизм юлы” дип аталган район газе­тасы редакциясенә эшкә килә. Казан дәүләт университетында белем алып, редакциянең төп әдәби хезмәткәрләренең берсе бу­лып җитешә. Ә 2000 нче елдан башлап ул районның бердәнбер мәгълүмат чарасы бул­ган газета редакциясен җитәкли. Азат Рөстәм улы редакциянең матди базасын ныгытуга бик күп көч куйды. Аның җитәкчелегендә газета чыгару процессы компьютерлашты­рылды, “Әлки хәбәрләре”нең йөзе, эчтәлеге бик нык үзгәрде. “Татмедиа” холдингы җитәкчелеге тарафыннан газетадагы үзгәрешләр һәрчак уңай яктан бәяләнә. Бусы – Азат Рөстәм улының зур тырышлыгы, югары оеш­тыру сәләте, үз эшенә бирелгәнлеге нәтиҗәсе.

Азат Рөстәмович – бәхетле гаилә башлыгы, акыллы, тормышта үз урыннарын тапкан уңышлы кызы һәм улының яраткан әтисе, хаты­ны Люция өчен ышанычлы терәк. Бу гаиләгә зыялылык, үзара ихтирам, аңлашу хас.

Хөрмәтле җитәкчебез! Сезне туган көнегез белән тәбрик итәбез. Го­мер юлыгызның бәхетле, имин, озын булуын, нык сәламәтлеккә куанып, яңа уңышларга ирешеп яшәвегезне телибез. Алда Сезне бары шатлыклы көннәр генә көтсен.

“Әлки хәбәрләре” редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев