Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Әлки хәбәрләре" Исәлектә кунакта булып кайтты

  Борискино авыл җирлегендә, шәһәр ыгы-зыгысыннан читтә, Кече Чирмешән елгасы һәм урман чолганышында урнашкан матур исемле бу кечкенә рус авылы.

 Без анда  православныйларның уразасы вакытында булып кайттык. Күктә кояш балкый, һавада язгы сафлык, чит җирләрдән туган якка әйләнеп кайткан кошларның күңелле чыркылдавы ишетелә иде. 


Җыйнак кына үзе
Элек-электән авыл кечерәк кенә, җыйнак кына булган. Туган якны өйрәнүче тарихчылар мәгълүматлары буенча, аңа 18 нче гасыр урталарында нигез салынган. 1782 елда 16 ир-ат исәпләнсә, 20 нче гасыр башында инде 300 дән артык кеше булган. Бүген Исәлектә 46 кеше яши. Картлар гынадыр инде, дип уйлыйсызмы? Юк, ялгышасыз. Көн саен автобус ике чакрымдагы мәктәпкә сигез баланы илтә һәм алып кайта. Авылда бер генә эшсез дә юк, һәм бу рәсми түгел, ә чын мәгълүмат. “Кызыл Шәрык” дигән язулы вахта автобусы иртә таңнан эшчеләрне алып китә, ә кичен кире кайтара. Авылда үз клублары бар, аның диварына якташлары, чирәм җирләрне үзләштерүче Социалистик Хезмәт Герое Александр Лукоянов хөрмәтенә истәлек тактасы беркетелгән. Шунысы да гаҗәп, бу әйләнә-тирәдә бердәнбер рус авылы. Күршесендә чуаш һәм татар авыллары урнашкан.  

“Мәгълүмат үзәге”
Авылда шундый бер урын бар, аны төп мәгълүмат үзәге дип атарга була. Саланың, районның, хәер, тулаем илнең дә бөтен яңалыклары шушында туплана. Төшенгәнсездер, мөгаен. Бу көндәлек кирәк-яраклар кибете. Ә биредә аны гади генә “сельпо” дип атыйлар. Авылга без иртә таңнан килдек, шуңа кибеттә салкынчарак иде. Сәүдә ноктасының хуҗасы һәм бер үк вакытта сатучысы Светлана Тутерова мичкә әледән-әле утын пүләннәре өстәп тора, бераздан бинада шактый җылынды. 
–Яңа кибеткә әле күчендек кенә. Миңа менә шундый чуен мич алырга киңәш иттеләр. Аңа утын ягасы. Үзе бик тиз җылына, экономияле дә,–дип сөйләде Светлана. 
Авыл кечкенә булуга карамастан, монда тәртип шәһәрдәгедән кайтыш түгел. Битлекләр, пирчәткәләр, антисептиклар... Лена түтәй әнә  өеннән ук битлек киеп чыкты. 

Лена әби
Хәер, нинди әби булсын ул сезгә?!
–Мине бөтенесе Лена әби дип йөртә, ә  мин Елена Ивановна Макарова, тумышым белән Рус Суксуыннан. Хәзер инде мондый авыл да юк. Елына бер тапкыр гына Троица бәйрәмендә зиратка барам. Үз гомеремдә мин төрлесен күрдем. Сугыш вакытында япь-яшь идем әле. Әни эшкә, урак урырга китә, ә миңа һәм ике энемә бакча казырга кушып калдыра. Еласаң ела, әмма эшлә. Шуның белән сүз тәмам. Ач идек. Ат кузгалагы ашадык. Сез менә аның нәрсә икәнен белмисездер дә әле. Хәзер бит бөтен нәрсә кибеттә бар,–дип үзе, яшьлеге, авылдашлары хакында сөйләп китте эчкерсез күңелле әбекәй, хөрмәтле ана, фидакарь авыл уңганы.


Аның сүзләрендә бераз шелтә, үпкә чалымнары да ишетелгәндәй булды, сез боларны белергә, истә тотарга, балаларыгызга, оныкларыгызга сөйләргә тиешсез, дигәндәй. Ә бит ул хаклы, бик хаклы. Өлкән буынга нинди сынаулар аша узарга туры килгәнен, Бөек Җиңүнең нинди бәягә яулануын еш кына онытабыз да. 
–Мин бу авылга килгәндә япь-яшь идем әле. Күрше авылдан бизәкле җигүле атта килен булып төштем. Монда минем балаларым туды, бөтен тормышым шушында узды. Исәлек минем туган авылыма әйләнде, дисәм дә ялгыш булмас,–дип гади, ихлас хикәятен бәян итте авыл әбекәе. Шундый ягымлы, мәрхәмәтле, ачык күңелле дәү әнисе булганнарга шулкадәр таныш, якын иде бу әбекәй. Ә аның язгы гөрләвектәй җанга якын тавышы, кайчак әдәби сөйләм кысаларына  туры килеп тә бетмәгән сүз-җөмләләре колакны иркәләп, күңелгә рәхәтлек биреп яңгырады. 
Елена Ивановна озак еллар дуңгыз караучы булып эшләгән. Ул чагында Исәлек фермасында биш меңгә якын чучка асралган. 
–Борискинода яшәүче Анатолий Ямушкин бригадирыбыз иде, бик әйбәт кеше, тик менә пенсиядә озак яши алмады. Хәзергедәй тракторлар, техника юк иде бит. Бөтен эшне кул көче белән башкара идек. Яшьләр идек, шуңа эшләргә дә җиңел, яшәргә дә күңелле булды,–дип, елмаеп, әмма бераз сагыш белән сөйләвен дәвам итә әби.
Елена Макарова биш бала табып үстергән. Ә хәзер ул оныкларының уңышларына куанып яши. Оныклары игелекле – әбекәйнең хәлен белеп, кайтып торалар, күптән түгел өендә зур ремонт ясаганнар. 
Авылның иң өлкән кешесе, тыл хезмәтчәне Владимир Кузнецовка тиздән 90 яшь тула. Ул инде өеннән сирәк чыга, саулыгы шактый какшаган. Ә менә 85 яшен тутырган Елена Ивановна әле бик актив, хәрәкәтчән. Ул клубтагы бер генә концертны да калдырмый. Элекке елларда исә үзе дә үзешчән сәнгатьтә катнашкан.

 

 

Дөрли мәдәният учагы 
–Клубта берәр нәрсә оештырылса, без, картлар, иң беренче булып барабыз. Ә яшьләр безнең арттан тартыла. Концертларны, иҗади кичәләрне күрше авыллар артистлары да оештыра, район үзәгеннән дә киләләр,–дип авылның мәдәни тормышы хакында сүзен дәвам итә Лена әби.
Авыл клубы белән Любовь Королева җитәкчелек итә. Аның сөйләме җирле халыкныкыннан сизелерлек аерыла.
–Әйе, мин тумышым белән Ерак Көнчыгыштан. Булачак ирем белән ул Благовещенск янында армиядә хезмәт иткәндә таныштык. Туйны минем туган якта үткәрдек, ә яшәргә монда кайттык. Авыл шунда ук күңелемә хуш килде. Табигате дә матур, кешеләре дә күркәм, яхшы күңелле, эшчәннәр, –дип сөйләде безгә бу сөйкемле ханым.
Клуб мөдире үзләренең мәдәният учагында быел тәрәзәләрне пластикка алыштырулары, зур булмаган ремонт ясаулары хакында да әйтте.

Әкияттәге кебек
Любовь Королева тагын үз авылларындагы бер традиция белән дә таныштырды. Шуны да әйтим, мондый йола районда бүтән беркая юк. Шуңа җентекләбрәк язып үтәм. Һәр елны Троицадан соң беренче якшәмбедә авылда үзенә күрә язны озату бәйрәме үткәрәләр. Исәлектә яшәүчеләр, кунакка кайтучылар матур итеп киенеп елга буена төшәләр. Биредә әкияттәгедәй бер күренеш була – кеше буйлы карачкыны елгага агызалар. Карачкының эченә салам тутырылган, ә тыштан ул чалбар, күлмәк кигән, билен буган “егет”. Елгага таба аны авылның иң хөрмәтле кешеләре алып бара, ә калганнар җырлар җырлап алар артыннан килә. Игенчеләр өчен ел уңышлы булсын, дигән теләкләр белән “егетне” елгага төшерәләр. Шундый ышану бар: әгәр карачкы агым белән еракка китсә, авыл хезмәтчәннәре өчен ел әйбәт киләчәк. Ә инде камышларга эләгеп калса я булмаса бик тиз батса, уңыш көтәсе юк, дигән сүз. 

 

Бер түбә астында өч гаилә
Кибет белән күрше урамда Чубаковлар гаиләсе яши. Хуҗабикәләр – ике яшь хатын, Пасхага  әзерлек белән мәшгуль булсалар да, безне бик кунакчыл каршыладылар. 
–Изге бәйрәмебез алдыннан өйне юабыз. Менә яңа пәрдәләр элдек. Матур бит. Сезгә ошыймы? –дип шатлыгын уртаклаша Людмила Билалова. 

 


Тыштан әллә ни зур күренмәгән өй эчке яктан шактый иркен икән. Хуҗалар янкорма төзегәннәр булып чыкты.
–Ирем үлгәч Түбән Әлкидән туган авылыма кайттым. Шуңа үземнең дә, улымның да татар фамилияләре, әзрәк сөйләшә дә беләм,–дип кыскача гына үзе белән таныштырды Людмила. 
Өйдә өч буын яши икән: пенсионер әниләре, аның улы, кызы, килене һәм өч бала. Күренеп тора, җитешлектә, муллыкта көн күрәләр. Сарайда ат тора, ә ишегалдында тавыкларын ияртеп купшы койрыклы әтәч йөри.
Хуҗабикә Светлана әйтүенчә, алар һәр язда бик күп кош-корт: каз һәм үрдәк бәбкәләре, бройлер чебиләр алалар икән. 
–Менә 1-2 атнадан “кошлы” көннәр башлана инде. Чебиләрнең кечкенәләрен дә алабыз, үсә төшкәннәрен дә. Яшел чирәмдә алар бик әйбәт үсә. Безнең гаиләдә кибет итен яратмыйлар,–дип уртаклаша Светлана.
Ә атны Чубаковлар гаиләсендә урманга бару, утын хәзерләү, бүтән мәшәкатьләр өчен тоталар. Тайларны исә саталар икән. 
Бу әкияти матур авылга командировкабыз әнә шундый булды. Авылда инде хәзер электәгедәй алма бакчалары, карлыган, кура җиләге плантацияләре юк. Ә ашыгусыз, ыгы-зыгысыз, бер җайга салынган тыныч мохит сакланган...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев