Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” призлар уйнатуда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды

Узган атна безнең өчен аеруча күңелле булды. Газетабызга быелның икенче яртысына язылучылар арасында призлар уйнатуда җиңүчеләр белән редакциядә очраштык, бүләкләр тапшырдык. Аларның барысы да “Әлки хәбәрләре”нә даими язылучылар, газетабызның тугры укучылары булып чыкты.

Төп бүләгебез – бер капчык шикәр комы откан Валентина Зинкина Югары Колчурино мәктәбендә 37 ел рус теле һәм әдәбияты укыткан ветеран педагог икән. Авылдагы берничә буын балага аң-белем, тәрбия биргән укытучы гомергә китаптан, газета-журналлардан аерылмаган.

–Безнең “Әлки хәбәрләре”нә язылмый калганыбыз юк. Аны һәр яртыеллыкта өебезгә алдырабыз, кызыксынып укыйбыз. Яшьләр хәзер хәбәр-яңалыклар белән күбрәк интернетта танышабыз, диләр. Әмма газетаның яңа санын кулыңа алып укуга җитми инде, безнең буын шуңа күнеккән,–ди Валентина Николаевна.

Гомер юлдашы Владимир Васильевич та матбугат укырга ярата торган булган. Алар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Әмма күптән түгел гаиләгә олы кайгы килгән – 70 яшьлеген үткәрү турында планнар корып йөргәндә Владимир Васильевич вафат булган.

Бу югалтуны бик авыр кичерсә дә, Валентина Николаевна күңел төшенкелегенә бирешмәскә тырыша. Тормыш дәвам итә, яшәргә, алга өмет белән карарга кирәк, ди ул. Алар авылда хәзер  кызы белән икәү яшиләр. Җәйгә кергәч өйләрен төзекләндергәннәр, буяганнар. Зур бакча үстерәләр.

–Газетага язылу квитанциясен редакциягә юллагач та бүләк отармын дип әллә ни өметләнмәгән идем. Төп призның минем исемгә чыгуын ишеткәч бик сөендем. Быел җиләк-җимеш нык уңды. Алардан кайнатмалар ясарга бер капчык шикәр комы бик кулай булды, рәхмәт,–ди Валентина Зинкина.

Бер капчык катнаш азыкны Базарлы Матакта яшәүче Лариса Степанова откан иде. Ул ветеринария лабораториясендә эшли икән.

–Мин газетаның электрон варианты белән дә танышып барам. Шуңа карамастан, өйгә дә яздырып алабыз. Менә уйламаган җирдән бүләк отып куйдым. Хәзер призлар уйнатуның гадел үткәрелүенә дә ышандым инде,–ди Лариса Евгеньевна.

Апак авылыннан Әсхәт Насыйбуллин бүләген алырга кызы Резидә белән килгән иде.

–Редакциянең әбүнәчеләр арасында бәйге игълан итүе хакында укыдым да, менә шул бакча арбасы миңа эләксә ярар иде, дип уйлап, квитанция күчермәсен юлладым. Кирәк бит, теләгем кабул булды – арба минем отышка чыккан. Туры килеп торуын кара – бүләкләр уйнатканда номерлар алып торучы кызчык та минем кызым кебек Резидә исемле,–дип сөенеп сөйләде Әсхәт ага.

Ул үзе авылның хөрмәтле хезмәт ветераны икән. 41 ел колхозда шофер булып эшләгән, шуның күпчелеген “бензовоз” йөрткән. “Дружба” колхозының алдынгы хезмәтчәннәренең берсе булган. Гомумән, җәмәгате Рәфидә апа белән гомергә намуслы хезмәттә булганнар, терлек-туар асраганнар. Әле сыерларын да ике ел элек кенә бетергәннәр.

–Мин үземне белгәннән бирле район газетасын укыйм. Район хәлләре хакында шуннан беләбез бит инде. Киләчәктә дә “Әлки хәбрләре”н өйгә алдырып торырга насыйп булсын,–диде бүләк өчен рәхмәт әйтеп саубуллашканда  Әсхәт ага Насыйбуллин.

Базарлы Матакта яшәүче Хәдичә Хәнәфиева белән Вера Красильникова откан бүләкләрен алырга редакциягә бергә килделәр. Алар өч дистә елга якын инде күрше булып, туганнарча дус-тату, ярдәмләшеп яшиләр икән. Газета бүләген отулары икесенең дә гаиләләрендә истәлекле вакыйгага туры килгән. Владимир һәм Вера Красильниковларның гаилә коруларына шушы көннәрдә 30 ел тулган. Ә Рәшит һәм Хәдичә Хәнәфиевлар нәкъ 40 ел элек туй иткән булганнар. Аларны ихлас күңелдән котладык, киләчәктә дә бәхетле тигез тормышта яшәүләрен һәм район газетасыннан аерылмауларын теләдек.

Базарлы Матакта яшәүче Идрис Хуҗинга, Иске Салманнан Зөлфия Хәлиуллинага, Каргадан Надир Зиннәтуллинга да откан бүләкләрен изге теләкләр белән тапшырдык.

Газетабызга язылган һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да бергә булырга, һәркайсыгызга сау-сәламәт яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев