Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” редакциясе сайлау алды агитациясе өчен бушлай газета мәйданын бүлү буенча җирәбә салу үткәрде

Бүген “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясендә 13 сентябрьдә узачак Татарстан Президентын сайлау буенча сайлау алды агитациясе материалларын бастыру өчен бушлай газета мәйданын теркәлгән кандидатлар арасында бүлү буенча җирәбә салу булды.

Җирәбә салуда редакция хезмәткәрләре һәм Әлки территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов катнашты.

Сайлау алды агитациясе өчен бушлай газета мәйданы Татарстан Президенты вазыйфасына дәгъва кылучы биш кандидатка тигез итеп бүленде, һәм җирәбә нигезендә әлеге материалларның газетаның кайсы номерларында басылачагы ачыкланды.

 

 

Бүген шулай ук Казанда “Мәскәү” мәдәни үзәге бинасында 28 нче Түбән Кама бер мандатлы сайлау округы буенча 7 нче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлау буенча бушлай газета мәйданын теркәлгән кандидатлар арасында бүлү буенча җирәбә салу үткәрелде.

 

 

Анда “Әлки хәбәрләре” газетасы вәкилләре буларак баш редактор Азат Низамиев һәм бүлек редакторы Айрат Лотфуллин катнаштылар.

Сайлау алды агитациясе өчен бушлай газета мәйданы РФ Дәүләт Думасы депутаты вазыйфасына теркәлгән алты кандидат арасында тигез итеп бүленде һәм җирәбә нигезендә әлеге материалларның “Әлки хәбәрләре” газетасының кайсы санында басылачагы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев