Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” редакциясендә булачак “беренчеләргә” мәктәп букчалары тапшырдылар

“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясендә күңелле вакыйга – “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясенә кушылып, беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп букчалары тапшырдык.

 

30-40 ел элек редакция һәм типография (ул чагында үзебезнең типография дә бар иде бит) хезмәткәрләренең балалары хәйран күп, Яңа елга 40 ар бүләк әзерли идек. Еллар үткән саен коллектив олыгайды, ул-кызларыбыз да үсеп җитеп таралышты. Берара редакциядә бөтенләй балалар калмады.

Сөенечкә, соңгы елларда коллективыбыз яшәрә, яңарыш кичерә. Белемле яшьләр эшкә килә. Егетләр-кызлар, яшь гаиләләр булгач, билгеле инде, балалар да туып тора. Бүген коллективыбызда сигез балабыз бар.

Сабыйлар бит тиз үсә –компьютерда версткалау операторлары Елена Королева һәм Ландыш Абдуллинаның олы балалары Яна һәм Булат быел инде мәктәпкә укырга керәләр. Алар икесе дә Базарлы Матак урта мәктәбендә белем алачак.

Редакциядә кечкенә генә бәйрәм булды – булачак “беренчеләрне” кунакка чакырып, уку кирәк-яраклары тулы портфельләр тапшырдык.

Яна Королева белән Булат Абдуллин икесе дә мәктәпкә ныклы әзерлек белән баралар – алар инде укый-яза, саннарны куша-ала беләләр. Аларның “5” ле һәм “4”ле билгеләренә генә укыйсына һич икеләнмибез.

Белем дөньясына хәерле юл сезгә, Яна һәм Булат! Сау-сәламәт булыгыз, тырышып белем алыгыз, әти-әниләрегезне уңышларыгыз белән сөендереп кенә торыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев