Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” укучыларының цифрлы телетапшырулар турында сорауларына электроника инженеры Николай Юзупов җавап бирә

Быел 4 июньнән Татарстанда аналог телетапшырулары туктатыла. Бу җәһәттән газета укучыларыбыз төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Сезне кызыксындырган сорауларга зона электр элемтәсе узелының район цехы электроника инженеры Николай Юзупов җавап бирә.

Аналог тапшырулардан цифрлыга күчү ни өчен кирәк?

Аналог телетапшыруларның сыйфаты түбән. Европа илләре күптәннән цифрлы тапшыруларга күчтеләр. Безнең районда 2014 елдан бирле Биләр станциясе аша цифрлы телетапшырулар карарга мөмкин. Цифрлыга өстәп параллель аналог каналлар да эшләтү дәүләткә кыйммәткә төшә. Аналогның киләчәге юк, шуңа ул туктатыла.

 

Цифрлы тапшыруларга күчү өчен приставканың кыйммәтлесен алу кирәкме?

Район сәүдә нокталарында цифрлы каналлар приставкаларының  бәясе якынча 900 сумнан башлана. Приставканың кыйммәтлесе дә, арзанлысы да телетапшыруларны бер үк сыйфатта бирә. Кыйбатлыларында халык бик үк файдаланмый торган өстәмә функцияләр булырга мөмкин.

 

Мин телевизорымны алыштырырга җыенам. Цифрлы тапшырулар карау өчен кибетләрдән аның ниндиен сорарга?

2013 елдан алып сәүдә нокталарында цифрлы тапшыруларны турыдан-туры тота торган телевизорлар сатыла. Сез үзегезгә ошаган телевизорны сатып алыгыз, алар барысы да цифр белән эшли хәзер.

 

Мин өйдә телевизорны иярчен (спутник) аша карыйм. Аналог тапшырулар бетү миңа кагылмыймы?

Иярчен, кабель аша карый торган телевизорларга аналог тапшырулар бетү берничек кагылмый.

 

Цифрлы телетапшыруларны приставка аша тоташтырып караганда аңа түләргә кирәкме?

Цифрлы 20 каналны сез түләүсез караячаксыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев