“Әлки хәбәрләре”нә 28 декабрьгә кадәр язылырга була
Ниндидер сәбәпләр аркасында 2021 елның беренче яртысына район газетасына язылмаган булсагыз, әле моны эшләп өлгерәсез.
“Әлки хәбәрләре” газетасына почта бүлекләрендә 28 декабрьгә чаклы язылырга мөмкин булачак.
Бу вакытта инде башка газета-журналларга язылу туктатылган була. Ә кайбер басмаларга, шул исәптән “Әлки хәбәрләре”нә “Татарстан почтасы” Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша 10 гыйнварга кадәр электрон язылуны кабул итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев