Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре”нә язылмый калганым юк”, ди бүләк откан Идрис Хуҗин

Базарлы Матак авылында яшәүче Идрис Хуҗин әбүнәчеләр арасында үткәрелгән бүләк уйнатуда приз отучыларның берсе булды.

Район газетасына бу елның икенче яртысына язылган әлкилеләр арасында бүләкләр узган атнада уйнатылган иде. Идрис Хуҗинга анда су шлангысы чыкты. Бүген иртән беренче булып аңа бүләген тапшырдык.

Идрис Хуҗин озак еллар район газ хезмәтендә диспетчер булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда. Ул газетаның даими укучысы икән.

“Без гаиләбез белән гомер-гомергә район газетасын өебезгә яздырып алабыз. Аны “Коммунизм юлы” исеме астында чыккан вакытыннан бирле укыйбыз. “Әлки хәбәрләре”нә дә язылмый калганыбыз юк. Ничек инде район хәбәрләрен укымый-белми торырга кирәк?!”- ди Идрис Хуҗин.

Редакциянең әбүнәчеләр арасында призлар уйнатырга җыенуы  хакында аңа улы әйткән һәм акциядә катнашырга киңәш иткән. Һәм менә даими укучыбызга бәхет елмайды. Аны бүләк отуы белән котлыйбыз һәм алга таба да газетадан аерылмавын телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев