Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре”нең соңгы саны 30 декабрьдә чыга

.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Без инде район газетасының соңгы санын әзерлибез. Ул 30 декабрьдә халыкка таралачак. Якыннарыгызны туган көннәре яисә Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре белән котларга, белдерүләр урнаштырырга телисез икән, бу эшне соңгы көнгә калдырмагыз. 28 декабрьдән дә соңга калмыйча редакциягә мөрәҗәгать итегез.

Исегезгә төшерәбез: сезнең теләгегез буенча котлау-белдерүләрне газетаның сайтында, шулай ук газетабызның Вконтакте төркемендә дә урнаштырып була. Ул чагында сезнең тәбрикләүләрне райондашлар гына түгел, күп меңләгән кеше күрә алачак.

Төсле фоторәсем белән бирелгән котлау хаты тагын да күркәмрәк була. 89393607802 номеры буенча мөрәҗәгать итә, текстларны ватсапка җибәрә аласыз.

Шимбә, 26 декабрь  – тулы эш көне. Редакция дә бу көнне эшләячәк. Сезне көтеп калабыз, хөрмәтле дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев