Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки кулланучылар кооперативының сугым цехы, үз теплицалары бар

“Әлки” җитештерү кооперативында узган ел халыктан 75 тонна ит, 3,5 тонна йон, дистәләгән тонна яшелчә кабул ителгән.

Бу турыда кооперативның 1 февральдә үткән хисап җыелышында әйтелде. Җыелышта район башлыгы Александр Никошин, Татпотребсоюз идарәсе рәисе урынбасары Дамир Җамалиев, “Эдем” җәмгыяте җитәкчесе Гөлнур Сафина катнаштылар.

Карга авылында оешкан кооператив әле яшь коллективлардан санала. Шулай да биредә инде күп юнәлешләрдә эшләр башкарыла. Халыктан авыл хуҗалыгы товарлары кабул итү белән бергә, монда күп төрле ярымфабрикатлар эшләнә. Яңа ел алдыннан гына сугым цехы ачылды. Андагы ит хәләл сертификатына ия булачак. Үз теплицаларын да төзегәннәр.

Кооперативта бүген 11 кеше хезмәт куя. Ел ахырына эшләүчеләр саны 17-18 булыр, ә тора-бара 30 га җитәчәк. Бу турыда җитештерү кооперативы рәисе Агыйдел Турина сөйләде.

Җыелышта Александр Никошин һәм Гөлнур Сафина Татпотребсоюзның йомгаклау коллегиясенә делегатлар булып сайландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев