Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки: Кыш Бабай һәм Кар кызы малайлар һәм кызларны Яңа ел белән котладылар

Бүген район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле, ятим һәм социаль куркыныч хәлдә булган балалар өчен яңа ел бәйрәме узды.

Яңа ел тамашасы башланыр алдыннан балаларны бу бәйрәм белән район башлыгы Александр Никошин котлады.

– Яңа ел якынлаша, аны балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә көтә. Бу ел катлаулы булды, әмма без аны уздык. Киләсе елда сезнең хыялларыгыз тормышка ашсын, каникуллар күңелле үтсен, мәктәптә яхшы укыгыз, гел бишлегә генә булмасада да ярый. Иң мөһиме – киләчәктә сез җәмгыять өчен файдалы кешеләр булыгыз, - диде район җитәкчесе.

Бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы депутаты, район якташлар җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева да котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

– Барлык якташлар исеменнән сезне әлеге искиткеч бәйрәм белән котлыйм. Сәламәт булыгыз, яхшы укыгыз, үзегез өчен яңа мөмкинлекләр ачыгыз, үз идеяләрегезне тормышка ашырыгыз. Һәм ул вакытта сез бөек кешеләр булырсыз, – дип теләде егет-кызларга Алсу Нәбиева.

Район мәдәният йорты һәм балалар иҗат йорты хезмәткәрләре балалар өчен яңа ел тамашасы оештырдылар, анда кар бабай да, Яңа ел символы-Федор исемле үгез та катнашты. Ике тычкан һәрчак яңа ел бәйрәмен бозарга теләделәр. Балаларны Лешийның кызы Шишига да, Яңа ел бүләкләрен урлаган убырлы карчык та сөендерде. Һәм, әлбәттә инде, чараның төп кунаклары-Кыш Бабай һәм Кар кызы. Әкият персонажлары балалар белән бергә җырлар җырладылар һәм биеделәр. Коронавирус чикләүләре аркасында балалар җыр-биюләрне урыннан башкардылар.

Фойеда барлык теләүчеләргә кайнар чәй белән күмәч тараттылар. Тамаша тәмамланганнан соң малайлар һәм кызлар татлы бүләкләр алдылар.

Чарада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 76 малай һәм кыз, тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләреннән 65 бала, шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган 29 бала катнашты. ТР Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» җәмгыяте Директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев һәм «Красный Восток Агро» холдингы җитәкчелеге чараны үткәрүдә спонсорлык ярдәме күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев