Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки кызы Алия Мөхәмәткәримова “Алтын каләм” фестивалендә өченче урын яулады

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Алия Мөхәмәткәримова “Алтын каләм” республика балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале финалында өченче урын яулады.

Булганнан бар да була, дигән гыйбарә бар. Нәкъ менә Алия турында әйтелгәндәй бу сүзләр. Ул бик әйбәт укый, шигырьләр яза, оста рәсем ясый, җәмәгать тормышында да актив. Балалар өчен чыгучы “Ялкын” журналының штаттан тыш хезмәткәре, рәссамы да әле. Инде менә 22-27 июль көннәрендә Казанда “Идел” яшьләр үзәгендә узган “Алтын каләм” фестивалендә катнашып, “Татар матбугаты” номинациясендә призлы урынга лаек булган. Талантлы кызга ихлас котлаулар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев