Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки кызы Арина Таймасова дөнья чемпионатында катнаша

​​​​​​​16-19 март көннәрендә Карачаево-Черкесия республикасында үсмерләр арасында Россия беренчелегенә билбау көрәше буенча ярышлар узды.

 

Аларда Татарстан җыелма командасы составында районыбыздан да егетләр һәм кызлар катнашты. Нәтиҗәдә якташыбыз, Урта Әлки кызы Арина Таймасова үз үлчәмендә (52 килограммга кадәр) Россия чемпионы исемен яулады. Арина Россия җыелма командасы составында дөнья чемпионатында катнашу хокукына ия булды.

Россия беренчелегендә Әхмәттән Инсаф Хәйруллин (50 килограммга кадәр) бронза медаль алды.

Спортчылар белән тренер Алмаз Абдуллин шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев