Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки кызы Гөлназ Сәгыйрова “Татарстан энҗесе” бәйгесендә катнашып күпләрне таң калдырды

Мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар арасындагы әлеге конкурс Казанда узган ел азагында үткәрелгән иде. Барысы да лаеклы чыгыш ясаган кызлар арасында Гөлназ үзгә, аерым бер урын алып торды. Ә бит “Татарстан энҗесе” бу гаҗәеп кызның чын-чынлап сокланырлык уңышларының берсе генә икән әле.

Көчле кеше нинди була? Мөгаен, Гөлназ кебектер. Аның яшендә күпләр әле ата-ана канаты астыннан да чыкмый. Ә бу кыз инде берәүләр хыяллана да алмаган уңышлар-үрләр яулый. Сәламәтлекләре ташып торган кайберәүләр тормышка зарланып утырганда, ул язмыш сынауларын җиңә-җиңә һаман алга атлый, кешеләргә, җәмгыятькә файдалы булырга омтыла. Ә бит боларның берсе дә аңа җиңел генә бирелми, тормышында һәр нәрсәгә Гөлназ зур тырышлык, үҗәтлек белән ирешә.

...Гөлназ Сәгыйрова Татар Борнае авылында Мәүлетҗан белән Асиянең уртанчы кызлары булып үсә. Балалар церебраль параличы хәрәкәт мөмкинлекләрен нык чикләсә дә, кыз үткенлеге, чаялыгы, үз дигәнендә тора белүе белән аерылып тора. Кечкенә чагыннан ул бик матур рәсем ясый, кул астындагы әйберләрдән искиткеч оста итеп уенчыклар тегә.

Аның бу сәләтен укытучысы Гөлнур Зарипова күреп ала, Гөлназның рәсемнәрен төрле бәйгеләргә җибәрә, аны осталыгын үстерергә дәртләндереп, үсендереп тора.

–Гөлнур апага мин бик рәхмәтле. Ул минем өчен педагог та, психолог та, хәтта икенче әнием дә булды,–Гөлназ. –Канатландыручым да, юатучым да иде. Мин әле дә күп нәрсәне аның белән уртаклашам, аның белән киңәшләшәм.

Тегү, бәйләү кебек эшләргә дә кулы ятып тора Гөлназның. Шушы яраткан шөгыле аны төп мәктәптән соң Димитровград шәһәрендәге училищега алып килә. Биредә бер ел укып, кыз “Кием-салым технологы” белгечлеге алып чыга. Әмма моның белән тукталып калырга уйламый Гөлназ. Күңелендә бит иҗат итү, матурлык тудыру хыялы яши аның! Тегүче генә түгел, күркәм затлы киемнәрне, матур фасоннарны үзе уйлап табучы, кешеләрне килешле, зәвыклы киендерүче буласы килә.

Әти-әнисенең сәламәтлеккә туймаган япь-яшь кызларын үзләреннән еракка җибәрәселәре килми, билгеле. Әмма  Гөлназ куйган максатына ирешә торганнардан. Шул ук җәйдә ул иптәш кызына ияреп Казанга китеп бара, “Технология һәм дизайн” көллиятен эзләп таба. Әзерлек курсларында шөгыльләнеп, сызым фәнен өр-яңадан диярлек үзләштереп укырга керә һәм көллиятнең иң яхшы укучыларыннан берсе була.

 

Тормышта үзенә-үзе юл ярып бара, һәр эштә үз көченә таяна Гөлназ. Көллиятнең беренче курсында укыганда ук ул милли киемнәр тегә торган фирмага эшкә урнаша. Биредә өлкән яшьтәге бер остадан элеккеге татар чигешенә өйрәнә. Энҗе белән чигеп киемгә бизәк төшерүдән гыйбарәт бу техниканы Гөлназ бик тырышып үзләштерә. Уку белән эшне бергә алып бару ансат булмый, билгеле. Кайвакыт төннәр буе кул эше белән утырырга туры килә. Әмма бөтен күңелен биреп, яратып эшләгәч, Гөлназ аның авырлыгын сизми дә. Күз явын аларлык бизәкле калфаклар, түбәтәйләр, камзуллар, жилетлар иҗат итә ул.

Тора-бара бу фирмадан китәргә туры килә. Әмма Гөлназ инде энҗе белән чигүнең чын остасына әверелә. Рәсем ясауга маһир кыз аны үз фантазиясен дә эшкә җигеп башкара, төрле эскизлар ясый. Бер үк вакытта тегү осталыгын да камилләштерә. Кием дизайнеры буларак та үзен сынап карый.

Заманча, модалы киенергә яратучылар үзенчәлекле матур киемнәр иҗат итүче талантлы кыз турында бик тиз белеп алалар, аңа заказлар бирәләр. Бүген Гөлназ үзмәшгуль буларак эшли. Аның даими клиентлары арасында артистлар, телевидение алып баручылары да бар.

 

Яңа киемнәр иҗат иткәндә милли традицияләрне саклау өчен җан атучы дизайнер ул Гөлназ.

–Безнең татар халкы элек-электән бик зәвыклы, матур киенгән. Милли орнамент белән эшләнгән күн аяк киемнәре, чын ефәктән затлы күлмәкләре булган. Әнә шул милли үрнәкләрне, шул нәфис стильне югалтмыйсы, бүген дә кулланасы, үстерәсе иде. Югыйсә бит хәзер бигрәк бер калыптан, инкубатордагы кебек киенеп йөрибез,–ди фикерли кыз.

Аның әйтүенчә, татар милли орнаментларын башка милләт вәкилләре дә бәяли икән. Энҗе белән чигелгән киемнәргә заказ биргәндә татар милли бизәкләрен куллануны сораучылар күп, ди ул.

 

Татар милли үрнәкләрен кулланып заманча киемнәр коллекциясе эшләргә һәм шуны халыкка тәкъдим итәргә  хыяллана Гөлназ.  Ә бу искитмәле зур хезмәт кенә түгел, биниһая чыгымнар да сорый торган эш.

Гөлназның үз алдына максат куя һәм бернигә карамый аңа ирешә торган кыз булуын әйттек бит инде. Бу юлы да үҗәтләнеп эшкә керешә ул. Затлы тукымалар алырга акча да эшли, эскизларын да ясый. Көн-төн хезмәт кую бушка китми – баш киемнәре белән бергә биш күлмәктән торган коллекция өлгертә ул.

Коллекциясен Гөлназ “Татарстан энҗесе” бәйгесе сәхнәсендә тамашачыларга тәкъдим итә. Залның көчле алкышлары, аның иҗат җимеше белән кызыксынучыларның күплеге – яшь дизайнер өчен бу бик зур бәя түгелмени?!

Бөтен республиканың игътибарын җәлеп иткән бу бәйгедә тамашачы мәхәббәтен казанган Гөлназ “Югары җәмгыять энҗесе” исеменә лаек була.

“Татарстан энҗесе”ндә Гөлназ өчен райондашлары – әлкилеләр дә җан атты.

–Миңа конкурста катнашырга  ярдәм иткән өчен район башлыгы Александр Никошинга, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әһлиуллинга,  мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтем чиксез зур,–ди ул.

Бәйгедә чыгыш ясаганда Гөлназ: “Италиянең Милан шәһәрендә югары мода атнасында буласым, анда мода күрсәтүне тамаша кыласым килә”,–ди. Жюри составында Мәскәүдә киемнәр кибетләре (бутиклар) тотучы ханым да булган икән. Конкурс бүләге итеп ул Гөлназның хыялын тормышка ашырачагын, аны Миланга алып барачагын әйтә. Сәфәр инде ниятләнгән дә була, тик менә коронавирус пандемиясе генә планнарны үзгәртә. Тормыш үз эзенә баскач кызның хыялы барыбер чынга ашар әле...

 

“Татарстан энҗесе” бәйгесе алдыннан гына Гөлназ Сәгыйрова Мәскәү кадәр Мәскәүдән зур җиңү яулап кайта әле. Хәер, тәртип белән сөйлик.

“Ворлдскиллс” чемпионаты турында барыбыз да белә. Аның белән беррәттән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен профессиональ осталык буенча “Абилимпикс” милли чемпионаты да үткәрелә.

2018 елда Гөлназга әлеге чемпионатта катнашырга тәкъдим итәләр.  Казанда узган бәйгедә “Мода технологиясе” профессиясе буенча ул алтын медаль ала. Татарстан данын яклап Мәскәүдә чыгыш ясаганда исә 47 конкурсант арасында  беренче унлыкка керә. Яхшы күрсәткеч бит инде. Әмма һәр эштә иң яхшы нәтиҗәгә омтылган кыз һич тә канәгать булмый.

Киләсе елны исә аны кабат чемпионатта катнашырга чакыралар. Бу юлы “Визаж” һөнәрен сайлыйлар. Визаж – макияж (бизәндерү) генә түгел, ә рәссам сәләтенә ия останың кешенең индивидуаль образын тудыруы ул. Бу бәйгедә дә  Гөлназ Сәгыйрова республика күләмендә беренче урын ала. Алда – Мәскәү бәйгесе. Тренер-остазы белән ике ай дәвамында бертуктаусыз шөгыльләнәләр-әзерләнәләр алар. Һәм көн-төн дәвам иткән тренеровкалар, үҗәтлек, тырышлык бушка китми. 2019 елгы Мәскәүдә узган “Абилимпикс” чемпионатыннан Гөлназ бронза медаль яулап кайта. Казанда аларны чәчәкләр белән, зурлап, хөрмәтләп каршы алалар.

 

Ничек барысына да өлгерә, Гөлназ хәйриячелек белән дә шөгыльләнә әле. Ул төрле кул эшләре, аерым алганда, энҗе белән чигү буенча инвалидлар белән мастер-класслар үткәрә. Алар бер төркем – юристлар, психологлар, төрле һөнәр осталары – “Добрый мир для всех” дигән проект өстендә эшлиләр.

–Тар дөньяга, үз эчләренә бикләнергә мәҗбүр булган инвалидларның проблемаларын киң җәмәгатьчелеккә җиткерәсебез, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдә яшәү дәрте, тормыш белән кызыксыну уятасыбыз, аларны һөнәргә өйрәтеп, эш белән тәэмин итәсебез килә,–ди Гөлназ.

Күп көч, вакыт, түземлек сораган бу эш белән ул күңеле кушуы буенча шөгыльләнә, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә булышудан канәгатьлек, рәхәтлек ала.

–Берсендә инвалид арбасында утыручы, куллары начар эшләүче бер апага  брошка ясарга булыштым. Аның шунда күз яшьләре белән: “Рәхмәт безне кешегә санап йөрүегез өчен”, диюе һич исемнән чыкмый,–ди кыз.

 

Гөлназдагы ихтыяр көченә, тормышка мәхәббәткә, һәр мизгелнең кадерен белеп яшәвенә, кешеләргә яхшылык эшләргә омтылуына сокланмый мөмкин түгел. Шуңадыр да кешеләр аңа тартыла, дуслары бик күп.

–Минем дә язмышка үпкәләгән, ник мин мондый, дип, физик мөмкинлекләрем чикләнгән булуга үртәлгән чакларым бар иде. Ислам диненә килгәч, мин боларның Аллаһы Тәгалә җибәргән сынау булуын аңладым. Без бу дөньяга туганбыз икән, кешеләргә яхшылык эшләп, әйләнә-тирәбезгә яктылык биреп яшәргә тиешбездер. Мин бүген язмышка, әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Хәтта үземне сүз белән рәнҗеткән кешеләргә дә рәхмәт, чөнки алар мине көчлерәк итә,–ди Гөлназ.

Әнә шундый чиксез мөмкинлекләргә ия гаҗәеп кыз ул Гөлназ Сәгыйрова.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев