Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки һәм Спас районынңа яшәүче Үзбәкстан гражданнары республикалары Президентын сайладылар

Әлки һәм Спас районынңа яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз илләре президентын вакытыннан алда сайлауда катнаштылар.

  Күчмә сайлау комиссиясе 18 октябрьдә 16.00-20.00 сәгатьләрдә район мәдәният йортында эшләде. Анда сайлаучыларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм Үзбәкстанның Казандагы генераль консульствасы вәкилләре каршы алды. Сайлаулар коронавирус пандемиясе таләпләренә туры китереп оештырылды.

Тамара Кучкарова Түбән Әлкидә яши, сәүдә тармагында эшли. Сайлауларга ул туганы белән килгән.

–2003 елдан бирле патент белән Татарстанда эшлим. Татар телен өйрәндем, мондагы гадәтләргә күнектем. Килгән саен Әлки раонындагы туганнарым мине бик ачык каршылыйлар, алар мин пешергән пылауны аеруча яраталар. Үзем Гурлян районыннан. Безгә тавыш бирү өчен шартлар тудырганнар, мин моңа бик шат.

Эдуард Ким Спас районыннан килгән.

–Сайлауларда беренче генә катнашуым түгел. 2019 елда республикабыз парламентына депутатлар сайлауда катнашкан идем, ул вакытта алдан тавыш бирү Алексеевск районында оештырылды. Туган илем Үзбәкстаннан читтә булсам да, сайлауларда катнаша алам, бу бит бик сөенечле хәл.

Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов әйтүенчә, сайлаулар оешкан төстә үткән. Районда 30 Үзбәкстан гражданины яши. Базарлы Матакта тавыш биреп өлгермәгәннәр өчен 24 октябрьдә төп тавыш бирү көне үткәреләчәк. Бу көнне күрше республика президентын Казанда, Үзбәкстанның генераль консульствосында сайларга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев