Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин барлык райондашларны һәм кунакларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

.

Ватанны саклаучылар көне белән!

 

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын йөрәктән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм – кыюлык һәм батырлык, ватанпәрвәрлек, туган илгә тугрылык, Ватаныбыз язмышы өчен җаваплылык символы. 23 февральдә без

Бөек Ватан сугышы ветераннарын, төрле хәрби бәрелешләрдә, локаль конфликтларда кулына корал тотып илебез мәнфәгатьләрен яклаган ватандашларыбызны хөрмәтлибез, Ватаныбызның бөтенлеген һәм иминлеген саклаучы Россия хәрбиләренә ихтирам һәм рәхмәт хисләребезне җиткерәбез.

Бу көнне без илебез чикләрен батырларча яклаган һәм яклаучыларны, хәрби антына тугрылык саклаучыларны гына түгел, намуслы тырыш хезмәте белән илебезнең, республикабызның, районыбызның иминлеген, муллыгын, чәчәк атуын тәэмин итүче һәркемне олылыйбыз (чествуем).

Хөрмәтле әлкилеләр! Ватанны саклаучылар көне белән котлап, һәркайсыгызга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, хезмәт уңышлары, гаиләләрегезгә бәхет телим. Бу бәйрәмне һәрчак тынычлык, иминлек шартларында билгеләп үтик, илебез күге гел аяз булсын!

Александр Никошин,

район башлыгы, район советы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев