Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады

11 августта билгеләп үтеләчәк Корбан бәйрәме белән мөселманнарны район башлыгы Александр Никошин котлады.

“Корбан гаете – мөселманнарның  иң кадерле һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Ул исламдагы кешелеклелек, якыннарыңны ярату, һәркемне кайгырту һәм миһербанлылык күрсәтү кебек күркәм  идеалларны чагылдыра. Бу бәйрәм өлкәннәрне хөрмәт итәргә, мохтаҗларга булышырга, балаларны шәфкатьлелек рухында тәрбияләргә өйрәтә.

Хөрмәтле райондашлар! Муниципаль район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән һәркайсыгызны бәйрәм белән тәбрик итәм, нык исәнлек, гаиләләрегезгә бәхет, тормышыгызда иминлек, муллык телим. Изге  Корбан бәйрәме иртәгесе көнгә өмет-ышанычларыгызны ныгытсын, күңелләрегезгә шатлык, җылылык өстәсен. Исламның югары гуманлылык кыйммәтләре районыбызда яшәүче төрле милләт халыклары арасындагы бердәмлекне, дуслыкны ныгытуга, җәмгыятьтә тынычлык һәм теләктәшлекне саклауга хезмәт итсен”, диелә район башлыгы тәбрикләвендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев