Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки муниципаль районы утырышында төрле хезмәтләр җитәкчеләре узган елгы эшчәнлеккә хисап тоттылар

12 апрельдә муниципаль район советының чираттагы утырышы булды. Аның эше белән район советы рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча “Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсенең узган елгы эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында”  бүлекчә начальнигы Ришат Насыйбуллин доклад белән чыкты.

Район контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турында отчет белән депутатлар алдында әлеге муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе Андрей Агапов чыгыш ясады.

Аннан соң депутатлар 2018 елда район бюджетының үтәлеше турында район финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Алсу Билалова мәгълүматын тыңладылар.

Район Иҗтимагый советының узган елгы эш йомгаклары турында аның җитәкчесе Луиза Абдрахманова чыгыш ясады. Мәдәният тармагында хокук бозуларны кисәтү буенча алып барыла торган эш турында мәгълүмат белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия Мәрдегалләмова чыкты.

Утырышта төрле оештыру мәсьәләләре дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев