Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин әлкилеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

Хөрмәтле ветераннар, пенсионерлар, өлкән буын вәкилләре!

Сезне чын күңелдән җылы һәм якты бәйрәм - Өлкәннәр көне белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм безнең һәркайсыбызга буыннарның бердәмлеге һәм тыгыз бәйләнеше хакында кабат искәртә. Бу көнне без сезгә, хөрмәтле әтиләребез һәм әниләребезгә, сугыш, хезмәт ветераннарына, пенсионерларга, районыбызның барлык өлкәннәренә кече Ватаныбызны үстерүгә керткән көчегез, күпьеллык намуслы хезмәтегез, бәһасез тәҗрибәгез, зирәклегегез өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Сезнең актив тормыш позициягез, хезмәткә намуслы мөнәсәбәтегез һәм туган җирне ихластан яратуыгыз - илебезнең һәр гражданы өчен үрнәк. Нәкъ менә сездән без ватанпәрвәрлеккә, оптимистлыкка өйрәнәбез, катлаулы мәлләрдә сезгә киңәшкә киләбез. Сугыш еллары кыенлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән, Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калган, илне җимерекләрдән торгызган иң өлкән буын ветераннарга аерым рәхмәт.

Бүген лаеклы ялда булганнарны һәм әле эшләвен дәвам иткән өлкәннәребезне бәйрәм белән ихластан котлыйм. Туган районыбызга тугры булуыгыз, көчле рухыгыз, яшьләрне тәрбияләүгә үзегездән зур өлеш кертүегез өчен рәхмәт сезгә. Без сезнең алда зур бурычлы.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, имин тормыш, күңел күтәренкелеге телим. Янәшәгездә һәрчак сезне яратучы һәм сезгә игътибарлы балаларыгыз, оныкларыгыз, дусларыгыз булсын. Якыннарыгызның уңышларына куанып бәхетле озын гомер кичерегез. Сезнең хакта һәрдаим кайгыртып торуны без үзебезнең бурычыбыз дип саныйбыз.

Александр Никошин,

муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев