Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки пенсионерлар командасы республика Спартакиадасында дүртенче урын яулады

Пенсионерлар арасында үткәрелгән "Өлкән буын"(Третий возраст") 10 нчы республика Спартакиадасында әлкилеләр уңышлы чыгыш ясады.

Төз ату буенча безнең команда җитәкчесе Әнәс Вәлиевкә (Базарлы Матак) тиңнәр булмый-ул иң күп очко җыеп республикада беренче урынны ала. Бу ярышта хатын-кызлар арасында Түбән Әлкидән Рәмзия Галәветдинованың да күрсәткечләре канәгатьләнерлек. Әнәс Вәлиев  дартс ярышында да бик әйбәт чыгыш ясады- республика күләмендә икенче урын яулады.  Рәмзия Галәветдинова да бу төр ярышта әйбәт нәтиҗәгә ирешә алды.

Өстәл теннисында Татьяна Горбунова һәм ир-атлар арасында Илшат Фәхриев оста уен күрсәттеләр. Алар икесе дә Базарлы Матактан. Ә йөзү буенча Михаил Падюшов (Иске Матактан)  дүртенче урын алды. Хатын-кызлардан бу ярышта Ләлә Билалова әйбәт чыгыш ясады.

Республика Спартакиадасында безнең пенсионерлар 23 команда арасында дүртенче урынга лаек булып, истәлекле бүләкләр белән кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев