Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки райнында пенсионерлар өчен компьютер курслары ачылды

Бу атнада өлкән яшьтәге әлкилеләр өчен компьютерда эшләргә өйрәтү курслары башланып китте. Алар РФ Пенсия фонды аша финанслана, димәк укучыларның үзләре өчен бушлай. Ел ахырына укуын тәмамлаячак төркемдә 12 кеше шөгыльләнә, ә гыйнварда җыелачак төркем 15 пенсионерны туплаячак. -Татарстан буенча быел бу дәресләргә 1000 кеше йөриячәк. Ә безнең районда алдагы...

Бу атнада өлкән яшьтәге әлкилеләр өчен компьютерда эшләргә өйрәтү курслары башланып китте. Алар РФ Пенсия фонды аша финанслана, димәк укучыларның үзләре өчен бушлай. Ел ахырына укуын тәмамлаячак төркемдә 12 кеше шөгыльләнә, ә гыйнварда җыелачак төркем 15 пенсионерны туплаячак.

-Татарстан буенча быел бу дәресләргә 1000 кеше йөриячәк. Ә безнең районда алдагы елларда 300 ләп пенсионер шушы курсларны бетерп, копьютерда эшләргә өйрәнде,-диде Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов, яңа һөнәргә өйрәнергә тәвәккәлләгән өлкәннәргә фатыйха биреп. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова болай дип өстәде:

-Алай гына да түгел, менә 3 ел инде безнең район пенсионерлары республика конкурсында беренче урыннарны алалар. Сез дә куркып тормагыз, катлаулы нәрсә түгел ул компьютер. Өйрәнегез, аралашыгыз. Бу курслар күңелегезне күтәреп, тормышыгызны төрләндереп җибәрәсе вакыйга булсын.

Өлкәннәрне компьютер белән эш итәргә быел да мәгариф идарәсе белгече Лариса Ильенкова өйрәтәчәк. Аның өлкәннәрне укыту тәҗрибәсе бар, методиканы әйбәт белә. Лариса Анатольевна әйтүенчә, курсларга Базарлы Матак пенсионерлары гына түгел, авыллардан да йөриләр икән. "Дөрес эшлиләр, яшьләрдән калышырга ярамый безгә,"-дип хуплады андыйларны район ветераннар советы рәисе Ришат Хәлиуллин.

Курс проограммасын үзләштергәч, өлкәннәр сынау тотачак - тестлаштыру үтәчәкләр. Шулай икән, бик нык тырышырга кирәк булачак аларга. Ә бу сыйфат-тырышлык бу укучыларда җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев