Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район балалар китапханәсендә Шигрият көненә багышлап очрашу үткәрделәр

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Шигрият көненә багышлап Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 7 нче сыйныф укучыларын очрашуга чакырдылар.

Башта китапханә мөдире Надежда Сидрова балаларга шигрият, кайбер шагыйрьләр турында сөйләде,  шигырь китаплары күрсәтте. Аннары кыска гына викторина оештырды – ул укыган шигырьләрнең авторларын атарга кирәк иде. Кызганыч, әмма Агния Барто, Корней Чуковский, Самуил Маршак шигырьләрен укып үскән буыннаң ул-кызлары бу шагыйрьләр турында аз белә икән бит.

Аннары укучылар рус классиклары әсәрләрен укыдылар, кайбер шигырьләр турында фикер уртаклаштылар. Шуннан соң әңгәмәне китапханәче Рузинә Габидуллина дәвам итте.

–Балалар, мин кечкенәдән шигырьләр яраттым, үзем дә хисләремне шигырь юлларына сала идем. Минем берничә шигырь җыентыгым да бар, аларда балалар өчен язылган шигырьләрем тупланган. Беләсезме, бу бер дә ансат түгел, балалар, сезнең күңелегезне, хисләрегезне аңларга, тасвирлый белергә кирәк бит,–диде ул. Аннары үзе язган шигырьләрне укыды, укучыларга китапларын күрсәтте. Рузинә апалары сөйләгәннәрне балалар кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Шулай итеп китапханәчеләр бу көнне гимназия укучыларын шигрият дөньясында сәяхәт иттерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев