Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район башлыгы Александр Никошин котлавы

Бәйрәм белән, сөекле хатын-кызлар!

Кадерле хатын-кызларыбыз!

Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезне язның беренче гүзәл бәйрәме 8 Март белән кайнар котлыйм.

Тормышыбызның иң күркәм, якты һәм ямьле мизгелләре сезнең белән бәйле . Сезнең мәрхәмәтегез һәм түземлегегез, күңел җылыгыз, зирәклегегез һәм мәхәббәтегез безне һәрчак сокландыра, зур эшләргә рухландыра. Сез тормышыбызны нурлы һәм ямьле итәсез, гаилә кыйммәтләрен саклыйсыз, балалар тәрбиялисез. Йорт-җирдәге бихисап эш-мәшәкатьләрне  үз өстегезгә алу белән беррәттән, сез профессиональ эшчәнлек белән  дә шөгыльләнәсез, районыбыз үсешенә зур өлеш кертәсез.

Бүген гүзәл затларыбыз алынмаган, алар булдырмаган профессияләр юк диярлек. Авыл хуҗалыгында, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау тармакларында, халыкка хезмәт күрсәтүдә, җирле үзидарә, дәүләт власте органнарында алар әйдәүче рольне, төп хезмәтләрне башкаралар. Нинди эшкә тотынсалар да, хатын-кызлар аны үтә төгәллек белән һәм сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп үтиләр.

Бәйрәм уңаеннан өлкән буын хатын-кызларга – сугыш һәм хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, үзенең тормышын туган районыбызны, илебезне үстерү һәм чәчәк аттыруга багышлаган  барлык гүзәл затларга –аерата ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне җиткерәбез (почтение и признательность). Катлаулы, авырлыклар һәм сынаулар тулы гомер юлы үтеп тә, сез тормышны һәм кешеләрне ярату, игелек һәм миһербанлылык, сабырлык кебек күркәм сыйфатларыгызны саклый алгансыз.

Хатын-кызның иң олы һәм мактаулы миссиясе – ана булу. Районыбызда күп балалар табып үстерүче, ятимнәрне үз кочагына сыендырып, аларга гаилә җылысы, әйбәт тәрбия бирүче аналар бихисап. Җылы бәйрәм котлаулары һәм зур рәхмәт сезгә!

Кадерле әниләребез, тормыш иптәшләребез , кызларыбыз, апа-сеңелләребез  һәм әбиләребез! Сез һәрчак яшәү, матурлык, сөйкемлелек  символы булдыгыз һәм шулай булып каласыз. Бу бәйрәм сезнең барыгызга да ягымлы елмаюлар, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын бүләк итсен. Хезмәт сөючәнлегегез, йөрәк җылыгыз, мәхәббәтегез, түземлегегез, безне аңлый, ярдәм итә  тормышыбызны матурлый белүегез өчен рәхмәт сезгә. Чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, имин тормыш, барлык күркәм теләкләрегезнең чынга ашуын телим. Гел шундый сөйкемле булыгыз, яратып яшәгез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев