Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район башлыгы александр Никошин Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлый

.

Хөрмәтле әлкилеләр!

Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезне Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы белән кайнар котлыйм.

Бу истәлекле  дата күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, теләктәшлеген, безнең һәркайсыбызның туган җиребезгә ихлас мәхәббәтен гәүдәләндерә. Ул республикабызга мөкиббән булган, аның тарихы, традицияләре һәм бүгенге уңышлары белән горурланган барлык татарстанлыларны берләштерә.

1920 елның 27 маенда кабул ителгән ТАССР оешу турындагы декрет татар халкының милли-дәүләти үзбилгеләнүендә мөһим этап була һәм төбәкнең икътисадый, мәдәни үсешенә мөмкинлекләр ача.

Татарстан Республикасы бүген – Россиянең алдынгы һәм икътисадый уңышлы төбәге. Монда сәнәгать, авыл хуҗалыгы, торак һәм юллар төзелеше зур үсеш алды, тормышчан әһәмияткә ия социаль проблемалар эзлекле хәл ителә. Әмма  республиканың төп байлыгы – аның кешеләре – гасырлар буе туганнарча үзара килешеп яшәүче күпмилләтле халкы.

Республикабыз үсешенә районыбыз халкы да үзенең лаеклы өлешен кертә. Татарстанның казанышлары – безнең уртак хезмәтебез, һәркайсыбызның туган җиребез чәчәк атсын өчен  куйган тырышлыгы нәтиҗәсе.

Хөрмәтле якташлар! Республикабызның гасырлык юбилее белән тәбрикләп, һәркемгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаиләләргә иминлек, җитеш матур тормыш, хезмәтегездә, барлык күркәм башлангычларыгызда уңышлар телим. Туган төбәгебезнең  бүгенгесе дә, киләчәге дә якты, уңышлы булсын!

Александр Никошин,

муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев