Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район башлыгы районыбызның хатын-кызларын 8 Март белән котлый

.

Хөрмәтле ханымнар һәм туташлар – районыбызның уңган, тырыш, акыллы, ягымлы хатын-кызлары! Һәммәгезне алда торган язгы бәйрәм – 8 Март белән чын күңелемнән кайнар котлыйм!

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан сезгә иминлек һәм бәхет, сәламәтлек һәм озын гомер  телим.

Хатын-кыз кешелек дөньясының бер өлеше генә түгел, ул тормыш бүләк итүче илаһи зат та, баласы өчен утка-суга керергә, теләсә нинди авырлыкны җиңәргә сәләтле батыр ана да, тормышта теләсә кайчан ярдәмгә килергә, сүзе я гамәле белән терәк булырга әзер ышанычлы юлдаш та, мәхәббәте белән күкләргә ашыручы, яшәү мәгънәсе бирүче тылсым иясе дә. Янәшәбездә башта әнкәбез, тора-бара хатыныбыз барын сизеп-тоеп яшәгәндә генә без көчле һәм бәхетле.

Шуның өстенә хатын-кызларыбыз төрле өлкәләрдә хезмәт куеп ил-көнне ышанычлы нигезле, бай һәм көчле итүгә дә үз өлешләрен кертәләр. Бу урында  минем район икътисады тармакларында эшләүче ханым һәм туташларыбызга рәхмәт әйтәсем килә. Сез түземле һәм тырыш, үз эшегезне олы җаваплылык белән, җиренә җиткереп башкарасыз. Уңышларыбызның зур өлеше – сезнең казанышларыгыз, хөрмәтлеләребез!

Бәйрәм белән, сөйкемле, мөлаем ханымнар! Яз бәйрәме күңелләрегездә якты кояш булып кабынсын һәм күңел күтәренкелеге бүләк итсен. Якыннарыгыздан бары хөрмәт һәм ярату тоеп, җәхетле озын гомер кичерегез.

Александр Никошин,

муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев