Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район гадәттән тыш хәлләр комиссиясендә үткән ел сабакларын искә төшерделәр

Район башкарма комитетының гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе утырышында янгын куркынычсызлыгына гражданнар оборонасына кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы узган елда янгыннарда дүрт әлкиленең гомере өзелү, бу фактларның Базарлы Матак, Иске Матак һәм Апак авыл җирлекләрендә булуы хакында әйтеп үтте. Фаҗигаләр – аяныч сабак, аларны анализлап, булдырмый калу чаралары күрелгән, нәтиҗәдә елның икенче яртысында кеше үлеменә китергән очраклар булмаган.

Радис Инсапов әйтүенчә, янгын куркынычын, фаҗигаләрне кисәтү максатыннан проблемалы гаиләләрне күзәтеп тору, алар яшәгән өйләргә сигнализация урнаштыру, даими аңлату эшләре алып бару кебек чаралар күрелә. Узган елга шундый гаиләләр яшәгән 264 йортта янгын куркынычы турында хәбәр итүче датчиклар урнаштырылган инде.

–Янгын күзәтчелегенә кагылышлы 68 чара үткәрдек, район газетасында 28, “Әлки хәбәрләре” сайтында 30 мәкалә бастырдык. Тикшерүләр нәтиҗәсендә административ бозулар буенча 66 беркетмә төзелде. Аларның 59 ы җаваплы затларга кагыла,–дип хисап тотты Радис Инсапов.

Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәүче консультанты Юрий Гнеденков халыкны гражданнар оборонасы күнекмәләренә өйрәтү буенча  башкарылган эшләр турында сөйләде. Комиссия әгъзаларының күбесе мондый өйрәнүләрдә булмаган икән, аларны оешкан төстә укыту үзәгенә алып барырга килештеләр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов бердәм кизү тору диспетчырлык хезмәте эшчәнлеге хакында сөйләде. Бу хезмәттә 5 кеше эшли, тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырылган. Аның диспетчырлары өчен 12 өйрәнү, 19 тренировкалар үткәрелгән. Әлеге хезмәткә дүрт телефон номеры аша мөрәҗәгать кабул ителә (112,101, 2-01-01, 01). Диспетчерлар үз вазыйфаларын төгәл үти, дип ассызыклады Илнур Юсупов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев